Чиләбе өлкәсенең Красноармейский районында көтүдән 9 сыер урлаганнар. Бу хакта өлкәнең "Первый областной" каналы хәбәр итә.
Сыерларның хуҗасы - 31 яшьлек эшмәкәр полициягә хәбәр иткәч, җинаятьчеләр тоткарлана. Маллар иясенә кайтарыла. Урлаучыларның 3 туган һәм аларның 2 танышы булуы ачыклана. Хокук бозучыларның иң яшенә - 30, иң өлкәненә - 59 тулган. Аларның күбесе инде хөкем ителгән булган.
Нет комментариев