Чаллыда яшьләр төркемнәре сугыша: 90 еллар кире кайта? (видео)
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Чаллыда яшьләр төркемнәре сугыша: 90 еллар кире кайта? (видео)

Чаллы шәһәрендә булган бу хәл социаль челтәрләрдә таралды. Төркем-төркем булып җыелган яшүсмерләр сугышыр өчен карьерга җыелган.


Социаль челтәрләр аша таралган әлеге видеоязмага нигезләнеп, Чаллы прокуратурасы инде тикшерү башлаган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы прокурорының беренче ярдәмчесе Руслан Галиев белдерде.
Татарстан Республикасы буенча Эчке Эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, полиция бүлекчәләренә әлегә кадәр бу хәлгә кагылышлы бер гариза да язылмаган, сырхауханәләргә берәү дә мөрәҗәгать итмәгән. Хәзерге вакытта яшүсмерләр катнашында булган әлеге хәлне тикшерү эшләре бара.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/component/k2/item/66157-challyida-yashl%D3%99r-t%D3%A9rkemn%D3%99re-sugyisha-90-ellar-kire-kayta-video.html


Нет комментариев