Чаллыда ялган ОСАГО полисы сатучы төркем әгъзаларының эзенә төшкәннәр
Чаллыда полиция хезмәткәрләре ялган полислар сату белән шөгыльләнүче төркем әгъзаларының эзенә төшкән.
Хокук сакчылары әлеге төркемдә 10 кеше булуын ачыклаган. Оештыручыларының берсе элек бер иминият компаниясенең Чаллыдагы филиалының директоры булып эшләве дә мәгълүм. Беренчел фаразлар буенча, җәмгыять җитәкчеләре 2013-2015 елларда ялган ОСАГО полисы бланкалары сату, банкротлык чигендә булган төрле иминият компанияләренең пичәте һәм мөһерен ясау белән шөгыльләнгән. Гомумән алганда алар 500 мең сумлык 100дән артык ялган ОСАГО полисы саткан. Җинаять эше кузгатылган. Тикшерү дәвам итә. Оештыручыларның берсенә өй аресты билгеләнгән, берсенә читкә чыгу тыелган, калган оештыручылар сак астында.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49175
Фото: http://осаго22.рф/wp-content/uploads/2015/06/.jpg
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев