Бразилиядә авиашоу вакытында самолет һәлакәткә юлыккан
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бразилиядә авиашоу вакытында самолет һәлакәткә юлыккан

Бразилиянең Сальвадор шәһәрендә авиашоуда катнашучы Slick 540 очкычы берничә кешенең күз алдында диңгезгә егылып төшкән.

Җирле гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, һәлакәт вакытында авыр тән җәрәхәтләре алган пилотны хастаханәгә китергәннәр, ул соңрак шунда җан биргән. Самолетның һәлакәткә юлыгу сәбәпләре әлегә ачыкланмаган. Әлеге факт буенча тикшерү эше башланган, дип хәбәр итә Lifenews.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/50445

Фото: http://www.wild-space.de/Wildtechnik/Galarie/SLICK_50cc/images/atsc00006.jpg


Нет комментариев