Бәла аяк астында: капкага бәрелеп үлгән
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бәла аяк астында: капкага бәрелеп үлгән

Әлеге һәлакәт Әлмәт районы Югары Мактама авылында булган. Мондый хәл килеп чыгар, дип уйлап та караучы булмагандыр, мөгаен.

Гадәттән тыш хәл көпә-көндез - сәгать 1ләр тирәседә була. "Әлмәт таңнары" язуынча, Югары Мактаманың Октябрь урамы буйлап Чапаев урамына таба хәрәкәт иткән ВАЗ-21054 автомобиле каз фермасына таба борылганда капкага килеп бәрелә. Аның йөртүчесе урында ук җан бирә.

Фаразлар буенча, автомобиль югары тизлек белән хәрәкәт иткән. Юлларда сак булсак иде - барыбызны да өйдә көтәләр!..

Фото: http://i.simpalsmedia.com/point.md/news/thumbnails/large/d9164fa48bfabe7eae6e19115d1a2140.jpg


бәла

Нет комментариев