Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Барган җайдан абынмыйм дисәң...

Сер түгел инде, Россиядә алкогольле продукция сату бюджетны тулыландыручы табыш чыганакларының иң хәллеләреннән санала.

Аракы, шәрабның «акча ясау» сәләтеннән кулга чиста булмаган эшмәкәрләр дә оста файдаланалар. Контрафактны эре-эре яшерен цехларда да, гаражларда да, фатирларда җитештерәләр. Технологиясе дә әллә ни катлаулы түгел. Якындагы чит илләрнең берсендә куылган арзан спирт (эчәргә яраклым ул, юкмы, анысын ачыклап тормыйлар инде, иң мөһиме арзан булсын) юнәтәләр дә су кушалар. Шул сыеклыкка ниндидер тәмләткеч, буягыч өстиләр - менә сиңа коньяк, я булмаса виски, текила. Җаныгыз ни тели, кыскасы. Шешәгә халык арасында популяр брендның этикеткасын гына ябыштырасы кала. Шикәр комы арзанрак вакытта авыл халкы арасында бал әчетү, көмешкә куу модада иде. Хәзер исә алай мәшәкатьләнеп тә тормыйлар. Әлеге дә баягы спиртка су өстәп кенә саталар. Мондый "продукция»нең кеше саулыгы,хәтта гомере өчен куркыныч булуы хакында уйлап та карамыйлар җиңел акча артыннан куучылар. Агымдагы елда район территориясендә алкогольле продукциянең законсыз әйләнешенә бәйле 5 факт теркәлгән. Ә теркәлмәгәне никадәрдер!? ЮХИДИ хезмәткәрләре Казахстанда җитештерелгән, федераль акциз маркасыз шактый күп күләмдә аракыны каядыр алып баручы җиңел машинаны тоткарлаганнар. Икенче бер машинадан спирт алынган. "Идән асты"ннан спирлы эчемлек сатучы 3 кеше җаваплылыкка тартылганнар

Хәкүмәтебез ялган, контрафакт алкоголь эчемлекләр бизнесын авызлыклау максатыннан төрле чаралар кулланып карый инде. Соңгысы ЕГАИС, ягъни Спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм сату бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы.

Билгеле булганча, агымдагы елның 1 гыйнвареннан Россиядә бөтен алкоголь продукциясе күпләп сатып алганда шушы система аша уздырыла башлады.

"Безнең райондагы ваклап аракы сатуга рөхсәте булган 91 сәүдә ноктасы да ЕГАИС ка кушылдылар.Ә 1 июльдән шәһәр кибетләре бу системага күпләп сатып алынган продукцияне генә түгел, ә халыкка ваклап сатыла торган һәр шешә турында мәгълүмат урнаштырыга тиеш булачак. Бу тәртип безнең район үзәгендәге 22 кибеткә кагыла. Шуларның 16 сы сатыла торган һәр шешәне ЕГАИСка кертә башлады инде",-диде Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы әйдәүче белгеч-эксперты Зөлфия Вәлиәхмәтова.

Башкаларга да ашыгырга кирәк. Һәр яңалык кыенлыклар белән юл яра бит. Сәүдә нокталары бу системаны 1 июльгә кадәр кулланып карап, булган җитешсезлекләрне төзәтә алалар. Ә 1 июльдән соң мондый мөмкинлек бетерелә. ЕГАИСка тоташмасаң, тоташып та төгәлсезлекләргә, хаталарга юл куйсаң зур күләмдә штрафка тартулары да, махсус лицензиядән дә колак кактырулары бар.

Илгиз Җамалиев.

Фотосы: tver.rusplt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев