Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балыкбистәлеләр! Яңа ел бәйрәме чараларында һәм озакка сузылган ялларда уяулыкны югалтмыйк

Хокук саклау органнары балыкбистәлеләрне бәйрәм алды һәм бәйрәм көннәрендә яңа ел чаралары уза торган мәйданчыкларда һәм башка халык күп җыела торган урыннарда, гомумән алганда, уяулыкны югалтмаска кушалар.

Оешмаларда төп игътибарны вахта режимына  һәм шикле кешеләргә юнәлтергә кирәк. Әгәр дә шикле әйберләргә тап булсагыз, күрсәгез үзлегегездән аларга кагылмаска кирәк. Бу турыда шулай ук сезнең балаларыгыз, туганнарыгыз, танышларыгыз да белеп торырга тиеш.
Пиротехниканы махсус мәйданчыктан тыш файдалану тыела. Бу тыелу шулай ук салют һәм петардаларны сәнәгать корылмалары, транспорт инфраструктурасыннан 500 метр, торак коммуналь хуҗалыгы корылмаларыннан, кешеләр җыела торан мәйданчыклардан һәм автомобиль юлларыннан 50 метр ераклыкта саклана.
Гадәттән тыш хәлләр, шикле кешеләр яисә әйберләргә тап булган очракта үз белдегегез белән берни кылмыйча, 112 номеры белән бердәм диспетчер хезмәтенә шалтыратырга кирәк.  
Коткару хезмәтенең “ышаныч” телефоннары – 2-23-61 (бердәм диспетчер хезмәте), 101 (бу номер аша кәрәзле телефон белән якында урнашкан янгын частенә шалтыратып була), 01 (өй телефоны аша),112.
Хокук саклау органнарына – 2-21-01; 112 телефоннары аша мөрәҗәгать итеп булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса