Балыкбистәлеләр: тозакка эләкмим дисәң истә тот
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе бүлеге район кешеләрен телефон алдакчыларыннан сакланырга киңәш итә. Шалтырау булу яисә хәбәр (смс) килү белән ниндидер карар кабул иткәнче, алдан ныгытып уйлану кирәктер.
Әгәр дә шалтыратучы үзен полиция, банк хезмәткәре, поликлиникадан табиб, иминиятләштерү оешмасы вәкиле итеп таныштырса, беренче чиратта аның турында күбрәк мәгълүмат алырга тырышыгыз. Фамилиясе, дәрәҗәсе, оешманың кайсы бүлегеннән булуы, җитәкчеләренең эш урынындагы телефоннары кебек гади сораулар бирегез. Әлеге алым алдакчыларны шөбһәгә салырга тиеш.
Ялган “дуслар” һәм “туганнар”дан килгән хәбәрләргә җавап биргәнче, аларның үзләрен барлау, чынбарлыкка инану зарури. Ә иң яхшысы, андыйлардан саклану. Инде дә килеп алдакчылар тозагына эләккәнсез икән, кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа