Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Айрат Исмәгыйлов белән әңгәмәдә ни ачыкланды

Көн саен барыбыз да бик мөһим рольне башкарабыз – җәяү йөрүче һәм шофер ролен. Арабызда ниндидер сәбәпләр белән юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүчеләр дә булгалый. Я тизлекне арттыралар, я тиешле булмаган урыннан юлны аркылы чыгалар һәм башкалар.

Андыйларга ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан штраф салына. Әлеге штрафларны кайсы вакыт аралыгында түләргә кирәк? Түләмәүчеләрне ни көтә? Районда андый очраклар теркәлгәнме? Шундый сорауларга җавап эзләп Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе, полиция майоры Айрат Исмәгыйловка мөрәҗәгать иттек. 

-Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган административ штрафларын кайберәүләр үз вакытында түләми. РФ административ хокук бозулар кодексының 32.2 маддәсенең 1 өлеше нигезендә, административ штраф законлы көченә кергән көннән алып, алтмыш көннән дә соңга калмыйча, җәлеп ителгән зат тарафыннан тулысынча түләнергә тиеш. Административ штрафны әлеге кодекста каралган срокта түләмәү аның суммасын ике тапкыр бер мең сумнан да ким булмаган административ штраф салуга, яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга, яисә илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эш башкаруга китерә. 
2019 елның 1 октябренә Балык Бистәсе районы территориясендә 23 кешенең түләнелмәгән штраф буенча 10000 сумнан артык бурычлары бар. 2019 елның 10 аенда суд приставлары хезмәткәрләре белән берлектә бурычлылар милкенә арест салу һәм эзләп алу буенча 6 рейд үткәрелде. Рейд нәтиҗәләре буенча 6 бурычлы кешенең транспорт чараларына арест салынды.
Агымдагы елның 10 аенда ЮХИДИ бүлеге һәм полиция участогы уполномоченныйлары тарафыннан 139 материал төзелде. Аларның 74 е икеләтә күләмдә штраф түләде, 29 бурычлының 22 се мәҗбүри эшкә тартылды. Кешене эшкә җәлеп итү, срогы чыккан штрафны түләүдән азат итми. Шулай ук искә төшереп китик, штрафны 50 процент ташлама белән административ штраф салу турында карар чыгарылган көннән алып 20 көн эчендә түләргә мөмкин.
Форсаттан файдаланып, шуны да искәртеп үтәсем килә: ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе фото-видеофиксацияләү системалары эше нәтиҗәләре буенча чыгарылган административ хокук бозулар турындагы карарларны транспорт чарасы хуҗасының электрон почта тартмасына җибәрү буенча хезмәт күрсәтә. Әлеге хезмәткә тоташтыру өчен, сезгә яшәү урыны буенча ЮХИДИ идарәсенә яки теләсә кайсы юл-патруль хезмәте экипажына килергә, гариза бланкын сорарга һәм аны тутырырга кирәк. Бу сезгә үз вакытында түләнмәгән штрафлар һәм 20 көн дәвамында ташлама белән түли алырга мөмкинлек турында мәгълүмат бирә.
Шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләре 2019 елның 9 аенда транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән 76 машина йөртүчене, ә 6 машина йөртүчене кабат руль артында исерек хәлдә идарә иткән өчен тоткарлады, аларга карата җинаять эше кузгатылды.
Без - ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре административ штрафларны вакытында түләргә чакырабыз. Ә машина йөртүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмасалар яхшырак булыр иде.

Язманы Гөлназ ЗАРИПОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса