Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, агымдагы елда боз астына китеп үлгән балыкчылар саны 6 булган инде. 42 балыкчыны исә Гадәттән тыш хәл министрлыгы вәкилләре коткарып калуга ирешкән.
Шушы көннәрдә тагын өч балыкчы боз астына киткән. Бу гадәттән тыш хәл Лаеш районында килеп чыккан. Алар яр буеннан 100 метр ераклыкта булганнар. Ә боз калынлыгы нибары 3-7 сантиметр тәшкил иткән. Шунысы сөенечле: аларны вакытында коткарып өлгергәннәр.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51980
Фото: http://wp-content/uploads/2013/12/ribaki.jpg
Нет комментариев