Балыкбистәлеләргә киңәшләр: мошенниклардан ничек сакланырга?
Соңгы елларда җиңел юл белән акча табарга омтылучы алдаркараклар (мошенниклар) саны артты. Алар ышанучан гражданнарның акча средстволарын алдап алуның яңадан-яңа ысулларын табып торалар. Аеруча еш очрый торган мошенниклык төрләре, алардан саклану чаралары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Раил Галимов белән әңгәмә...
- Раил Фәргатович, соңгы вакытта, мошенниклыкның нинди төрләре аеруча еш очрый.
- Татарстан Республикасы территориясендә социаль мошенниклык - өлкән яшьтәге гражданнарны, иң аянычы, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен мошенниклык юлы белән алдау очраклары кабатлана. Җинаятьчеләр социаль, коммуналь служба хезмәткәрләре сыйфатында ышанучан ветераннарның дистәләрчә, йөзләрчә мең сум акчаларын алдап алалар. Фатирыгызны ремонтлыйбыз, счетчик алыштырабыз, ташламалы путевка бирәбез, моның өчен алдан акча бирергә кирәк дип алдыйлар. Я булмаса, бер файдасыз медицина приборлары, бөтен авыруга дәва булырдай "дарулар" сатып китәләр. Гадәттә мондый "кармак"ка 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар, 60 тан узган ир-егетләр, 1-2 группа инвалидлар каба.
Шулай ук чегәннәрнең "бозым"ны бетерәбез дигән сылтау белән алдау очраклары еш очрый. Алар өлкән кешеләрнең акчаларын, ювелир бизәнү әйберләрен үзләштерәләр, кайвакыт гипноз да файдаланалар. Соңгы елларда чегәннәр икътисадый хәл үзгәрү сәбәпле, утрак яшәмичә Россия буенча күченеп йөриләр. Җирле халыкка кунарга кереп, үзләренең мәкерле планнарын тормышка ашыралар.
Кәрәзле элемтә чараларын файдаланып мошенниклык кылу да киң таралды. Аларның кайбер, аеруча еш очрый торган төрләренә тукталыйк:
Мошенниклар үзләрен популяр радиостанцияләрнең яки телевизион программаларның алып баручылары дип таныштырып кыйммәтле приз отуыгыз турында хәбәр итәләр. Аны алу өчен алар әйткән счетка акча күчерергә кирәклеген әйтәләр.
Алдаркараклар полиция хезмәткәрләре сыйфатында өлкән кешегә улыгыз, яки башка якын туганыгыз юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булды (наркотик, утлы корал саклаганы өчен тоткарланды), аны җинаять җаваплылыгыннан коткару өчен фәлән кадәр суммада акчаны күчерергә кирәк дип шалтыраталар.
СМС мошениклык шулай ук киң таралды. Мошенник корбанына якын туганы исеменнән телефонга акча күчерүне сорап СМСка юллый. Ә кайвакыт сезнең телефонга "ялгыш" акча күчергәнбез аны кире җибәрүегезне сорыйбыз дигән хәбәр килергә мөмкин. Шулай ук сезнең банк картагызга блокировкаланды, аны алыр өчен картагызның реквизитлары кирәк дип шалтыраталар. Реквизитларны хәбәр иткәч картагыздагы акчаны урлыйлар.
Телефон аша алдауның болардан тыш та бик күп ысуллары бар.
- Мошенниклар корбаны булмас өчен ни эшләргә соң?
- Беренчедән бервакытта да таныш түгел кешеләрне фатирыгызга, йортыгызга кертмәгез. Әгәр чит кеше үзен полиция, дәүләт оешмасы хезмәткәре дип таныштырса, аның исем, фамилиясен, нинди максаттан килүен, таныклыгын күрсәтүен сорагыз. Аннары ул атаган оешмага шалтыратып мондый хезмәткәрнең барлыгын, нинди максаттан җибәрелгәнлеген белешегез. Әгәр таныш түгел кеше көч кулланып керергә омтылса, күршеләрегезне чакырыгыз, полициягә, туганнарыгызга шалтыратыгыз. Чит кешегә документларыгызны бирмәгез, акча алыштырмагыз. Йортка килеп көнкүреш техникасы, дарулар, ашамлыклар, косметика һәм башкалар тәкъдим итүчеләрдән товар алмагыз.
Якыныгыз авариягә эләкте, җинаять эшләде дип шалтыратсалар, башта шул туганыгызга үзегез шалтыратып хәлен белегез.
Әгәр инде мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез, җинаятьчеләрнең тышкы кыяфәтен, аерым билгеләрен истә калдырырга тырышыгыз. Бу аларны эзләүне җиңеләйтер.
Иң мөһиме, һәрвакыт игътибарлы, таныш түгел кешеләргә карата сак булыгыз, алдаркаракларның хәйләсенә эләкмәгез.
Газетага Илгиз Җамалиев әзерләде.
Фотосы: big-rostov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев