Балыкбистәлеләр, законсыз коралыгыз булса, тапшырыгыз!
Утлы корал, шартлаткычларның законсыз әйләнешенә бәйле җинаятьләрне ачу, кисәтү максатыннан 20 - 24 сентябрь көннәрендә район территориясендә «Арсенал» оператив-профилактик операциясе уздырыла.
Әгәр йортыгызда законсыз рәвештә саклана торган корал, хәрби кирәк-яраклар булса, район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Законсыз коралны үз иреге белән тапшыручыларга акчалата түләү дә каралган. Мәсәлән, сырлы көпшәле мылтык өчен 3000 сум, ау мылтыгы, гранаталар өчен 1500 сум, обрезлар, кулдан ясалган ату кораллары өчен 1000 сум, газлы, пневматик, травматик кораллар өчен 500 сума акча бирелә. Ә полиция хезмәткәрләре табып алса,җинаять җаваплылыгына тартылуыгыз бар. Шуңа да йортыгызда законсыз саклана торган корал белән вакытында хушлашуың хәерле. Андый корал кайчан да булса бер ата, фаҗига китереп чыгара диләр бит.
Илгиз Җамалиев.
Фотосы: novgazeta.by
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев