Балыкбистәлеләр, салымнарны түләргә вакыт
Россия Федераль салым службасының 10 номерлы районара инспекциясе гражданнарга 2015 ел өчен милек, транспорт һәм җир салымнарын 2016 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеген искәртә.
Бердәм салым белдерүләрен яшәү урынындагы почта бүлекчәсеннән алырга кирәк.
"Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" (www.nalog.ru) сервисыннан файдаланучылар салым белдерүләрен электрон рәвештә шәхси кабинетларында алалар. Бу сервис ярдәмендә салым түләүчеләр үзләренең барлык салым түләнергә тиеш объектлары (күчемсез милек, җир, транспорт) турында мәгълүмат белән танышалар. Кирәк булса инспекциягә объектлар турында мәгълүматларны аныклауга гариза да җибәрегә, онлайн режимында милек салымнарын түләргә дә мөмкин.
Фото: miasskiy.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев