Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балыкбистәлеләр, ана капиталы белән шаярмагыз!

Күпләр өчен ана капиталы- гаилә бюджетына күңелле өстәмә булса, кайберәүләр аны закон бозып, тиешсез максатларда файдаланырга тырышалар. Акча сертификаты белән төрле махинацияләр ясаучылар елдан-ел ешрак очрыйлар.

Мондый мошениклык гамәлләре безнең районда да булгалап тора. Прокурор тикшерүе вакытында бер хатынның ана капиталына бер авылда йорт һәм җир участогы алуы ачыклана. Ул алты ай дәвамында алынган милекне үзенә һәм балаларына гомуми милек итеп рәсмиләштерми. Моның урынына бер гражданин белән сату-алу килешүе төзи. Шулай итеп алынган милеккә балаларның хокукын рәсмиләштерми, нотариуста теркәлгән бурычны үтәми.

Балык Бистәсе район суды йортны һәм җир участогын сату килешүен дөрес түгел дип таный. Сатып алучының торак йортка һәм җир участогына хокукын гамәлдән чыгара. Гомуми милекккә хокукны әлеге анага һәм аның балигъ булмаган балаларына кайтару турында карар чыгара.

Ана капиталына бирелә торган акчаны законсыз рәвештә үзләштерергә кызыгучылар күп инде. Әмма закон бозган өчен җаваплылык турында онытырга ярамый. Сатып алучыларга да игътибарлырак булырга кирәк. Югыйсә ярык тагарак янында утырып калуың бар бит. Барлык гаиләләргә ана капиталын рөхсәт ителгән максатларда гына файдаланырга киңәш итәбез.

Татьяна Валиева,

«Диалог» матбугат үзәге

Фотосы: dvoye-detey.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев