Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсендә терроризм һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар үткәрәләр

26 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр чорда Федераль куркынычсызлык службасы, Федераль миграция службасы, Эчке эшләр бүлеге органнары белән берлектә террористик, экстремистик күренешләргә юл куймау, мондый эшчәнлекккә катнашы булган затларны вакытында ачыклау максатыннан оператив-эзләү, профилактик чаралар үткәрәләр.

Әлеге эшкә шәһәр, авыл җирлекләре башлыклары да җәлеп ителә.
Бу чорда кунакханәләр, тулай тораклар, арендага бирелгән торак сектор, буш йортлар, кеше яшәми торган, яки аз яши торган торак пунктлар, сәүдә, төзелеш, сәнәгать объектлары тикшереләчәк. Автотранспорт чараларында законсыз рәвештә корал, шартлаткычлар, аларның компонентларын, Россиядә тыелган экстремистик материаллар йөртүчеләрне тоткарлау буенча да чаралар күреләчәк. Бигрәк тә дини-экстремистик ячейкаларны, Балык Бистәсе территориясендә легаль булмаган рәвештә яшәүчеләрне ачыклауга зур игътибар биреләчәк.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: экстремизм терроризм профилактика