Законлылык һәм хокукый тәрбия
Балык Бистәсендә наркотикларга каршы комиссиянең киңәшмәсе булды
Узган чәршәмбе көнне Балык Бистәсе муниципаль районы наркотикларга каршы комиссиясенең узып баручы елдагы соңгы киңәшмәсе булды. Анда комиссиянең 2016 елдагы эшчәнлеге анализланды. Наркотик, психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешен профилактикалау буенча күрелгән чаралар бизмәнгә салынды.
Район эчке эшләр бүлеге полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Раил Галимов чыгышыннан күренгәнчә, отчет чорында наркотик, психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан 14 шикле гражданин тикшерелгән. 4 кешенең законсыз рәвештә наркотиклар куллануы ачыкланган.
Илгиз Җамалиев.
(Тулы материалны газетаның 23 декабрь санында укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев