Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсендә үлем саталармы

Балык Бистәсе муниципаль районы наркотикларга көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы 2015 елның 9 аенда наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча эшчәнлекнең торышын анализлаудан башланып китте.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Раил Галимов докладыннан күренгәнчә, соңгы елларда наркотиклар куллануга бәйле исәптә торучыларның кимүе күзәтелә икән. Балигъ булмаганнар арасында наркотиклар куллану факты буенча исәпкә куелучылар да булмаган. Һичшиксез куанычлы күренеш. Бу ниндидер дәрәҗәдә районда «Кайда үлем саталар, хәбәр ит!», «Наркотикларсыз тормыш», «Мәк-2015» профилактик чаралары кысаларында үткәрелгән кисәтүле әңгәмәләр, аңлату эшләре нәтиҗәсе дә инде.
Әмма бу тулысынча тынычланырга җирлек була алмый. Агымдагы елда район территориясендә наркотикларга бәйле 3 җинаять теркәлгән, 3 административ беркетмә төзелгән. «Мәк-2015» оператив-профилактик операциясе барышында Трой-Урай, Анатыш, Урахча авыл җирлекләрендә, башка җирдән файдаланучылар территорияләрендә кыргый наркотиклы үсемлек мәйданнары ачыкланган. 26090 квадрат метр мәйданда наркокультуралар юкка чыгарылган. Шул ук вакытта бу таләпне үтәмәгән өчен 1 административ беркетмә төзелгән.
Спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллану кебек начар гадәтләргә беренче чиратта, социаль куркыныч хәлдәге гаиләдә тәрбияләнүче балалар тартыла. Шуңа да андый гаиләләрне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау, балаларны контрольдә тоту сорала. Бу җәһәттән, социаль яклау, сәламәтлек саклау органнарына җитди бурычлар йөкләнә. Бүгенге көнгә ведомствоара патронатта 10 гаилә (аларда 17 бала) тора. Агымдагы елның 9 аенда социаль куркыныч хәлдәге 4 гаилә (10 бала) ачыкланып исәпкә куелган. Бу гаиләләрне реабилитацияләү буенча индивидуаль программалар эшләнгән. Ата-аналар, балигъ булмаган балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, зарарлы гадәтләргә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.
Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спорт белән шөгыльләнүгә тарту наркотиклардан, тәмәкедән, спиртлы эчемлекләрдән аралауның нәтиҗәле чарасы. Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге бу юнәлешне игътибар үзәгендә тотып эшли. «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы кысаларында психоактив матдәләр куллануга тартылу ихтималы булган үсмерләрне ачыклау буенча анкетлаштыру үткәргән. Күп төрле спорт, күңел ачу чаралары да беренче чиратта сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгәннәр.
Утырышта көн тәртибендә күтәрелгән һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.
Наркотик кебек афәт район җирлегендә тамыр җибәрмәсен дисәк, даими, максатчан эшчәнлек таләп ителә шул.
Илгиз Шакирҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: улем наркотик