Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсендә “Игътибар, балалар!” профилактик чарасы үткәрелә

Балалар катнашындагы юл-транспорт фажигаләрен кисәтү максатыннан Татарстан Республикасында 15 майдан 5 июньгә кадәр "Игътибар, балалар!" профилактик чарасы үткәрелә.

Узган дүрт айда республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 141 авария теркәлде. Аларда 2 баланың гомере өзелде, 146 бала төрле авырлыктагы травмалар алдылар. Безнең районда исә бу чорда бер бала юл фаҗигасендә җәрхәтләнде.

Гомумән алганда,алдагы еллар белән чагыштырганда балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләренең, аларда зыян күрүчеләрнең кимүе күзәтелә. Әмма бу тынычланырга җирлек була алмый. Статистика күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәр балалар катнашындагы аварияләрнең күпчелеге җәй айларына туры килә.

-"Игътибар, балалар! профилактик мероприятиесе кысаларында балигъ булмаган балаларны транспортта йөртү кагыйдәләренең үтәлешен ныклы контрольгә алачакбыз. Бу максаттан, иртән һәм кичен балалар бакчалары, мәктәпләр янында рейдлар оештыру күздә тотыла ,- диде безгә ЮХИДИ бүлеге инспекторы Руслан Хәмәтвәлиев.

Бу чорда балаларның үзләре тарафыннан юл кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча да киң профилактик эшчәнлек җәелдерелә. Полиция хезмәткәрләре катнашында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында ата-аналар җыелышлары уздырыла.

Җәй көне күп кенә балаларның велосипед белән автомобиль юлларында, урамнарда йөрүләрен күрергә мөмкин. Скутер, мопед, квадрацикл иярләгәннәрен дә очратырга мөмкин хәтта. Ата-аналар бу төр транспорт чараларының бала түгел, өлкәннәр өчен дә шактый куркыныч булуын истән чыгармасыннар иде.

Беренче чиратта ата-аналар балаларының куркынычсызлыгына җитди карарга тиешләр әлбәттә. 12 яшькә кадәр балаларны автомобильдә бары тик махсус креслоларда, өлкәнрәкләрен куркынычсызлык каешы белән эләктергән хәлдә йөртергә кирәк. Балаларны урамда, бигрәк тә автомобиль юллары янәшәсендә караучысыз калдырмагыз, аларга куркыныч янаган урыннарда уйнауларына юл куймагыз.

Илгиз Жамалиев әзерләде.

фотоkhoroshevskiy.mos.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев