Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балык Бистәсендә аккумуляторларга “ау сезоны” ачканнар

Агымдагы елның 20 көнендә Россия эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә 10 җинаять теркәлгән.

Узган елның гыйнвар аенда нибары 7 җинаять кылынган булган. Кризис дигәннәре активлаштыра күрәсең каракларны. Билгесез "аучылар" чын мәгънәсендә аккумуляторларга «ау сезоны» ачканнар. Тулыр тулмас бер ай эчендә 11 данә аккумулятордан "җилләр исә".

18 декабрьдән 20 гыйнварга кадәр чорда Полянка авылында билгесез кешеләр "Скания" автомобиленең ике аккумуляторын чәлдереп китәләр.

5 гыйнварга каршы төндә Анатыш авылындагы крестьян-фермер хуҗалыгының терлек торагыннан алты аккумулятор югала.

10 гыйнвар төнендә Полянка авылында МАЗ йөк машинасының 10900 сумлык аккумуляторы "аяклана".

14 гыйнварда "Агрохимсервис" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең "КамАЗ" автомобиленнән ике аккумулятор юкка чыга.

Әлегә полиция хезмәткәрләре "аккумулятор аучылары"ның эзенә төшмәделәр. Шуңа да хуҗаларга автомобильләрен ныграк сакларга киңәш итәсе кала.

Илгиз Шакирҗанов.

Фото: http://s.om1.ru/localStorage/news/dd/fc/e2/54/ddfce254_resizedScaled_817to399.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аккумулятор