Балык Бистәсе районында яңа хөкемдар билгеләнде
Күптән түгел җәмәгать хөкемдары Ирина Николаевна Саймуллова хезмәттән китте. Аны озату тантанасында район суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Әлфия Минәхмәтова Ирина Саймулловага вазифаи бурычларын намус белән үтәгәне өчен рәхмәтен белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде.
Шул ук көнне Татарстан Республикасы Балык Бистәсе район суды һәм Балык Бистәсе районы буенча 1 номерлы суд участогы коллективына яңа җәмәгать хөкемдары Миләүшә Габдулла кызы Галимова тәкъдим ителде. Ул хезмәт эшчәнлеген суд приставлары службасында башлый. Аннары җәмәгать хөкемдары, район суды хөкемдары утырышлары сәркатибе булып эшли. 2005 елдан район суды хөкемдары ярдәмчесе вазыйфаларын башкара. Яңа билгеләнгән хөкемдар хезмәттәшләре алдында "үз вазыйфаларын намус белән үтәргә, бары тик законга нигезләнеп кенә хөкемдарлык итәргә, бурыч һәм намусы кушканча гадел булырга" ант бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев