Балык Бистәсе районы полиция көндәлегеннән
Узган ел ахырында Сорочьи Горы авылында йортлар басу, каралты-куралардан мал-мөлкәт урлашу очраклары кабатланды. Угрылар караучысыз калган йортның тәрәзәсен алып кереп бензин, электр пилалары, электр насосы һәм башка кыйммәтле инструментларны урлыйлар. Шул рәвешле хуҗага 52 000 сумлык зыян китерәләр.
Ә икенче бер йорт хуҗалыгындагы төзелеш кораллары саклана торган корылманың ишеген ватып бензин генераторы һәм башка кирәк-яракларны чәлдерәләр. Хуҗа килгән зыянны 87 500 сум дип бәяли.
Хуҗаларның гаризалары нигезендә җинаять эшләре кузгатылган. Тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев