Балык Бистәсе районда республика эксперт комиссиясе эшлиячәк
26 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр районда коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт группасы комиссиясе эшлиячәк. Аның төп максаты - федераль һәм республика законнарында каралган коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда муниципаль берәмлекләргә практик ярдәм күрсәтү.
Комиссия составына Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Республикасы эчке эшләр министрлыгы, прокуратурасы һәм башка министрлык вәкилләре кертелгәннәр.
Республика эксперт группасы комиссиясе эше кысаларында 27 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау вәкиле, Татарстан Республикасы икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне үстерү департаменты вәкиле район эшмәкәрләре белән очрашаячаклар. Анда сүз бизнесның муниципаль хакимият белән үзара мөнәсәбәте, бу юнәлештәге проблемалар хакында барачак. Очрашу район Мәдәният йортында 11.00 сәгатьтә башлана.
28 сентябрь көнне 10.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең район бүлеге штабында (район Мәдәният йорты бинасында) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Сыровацкий Михаил Федорович коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итәчәк. Телефон:+7(843)221 59 59.
Балык Бистәсе районында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча республика эксперт группасы комиссиясенә 903 341 02 31 телефоны аша шалтыратырга мөмкин.
Фотосы: cpp.oficery.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев