Билгеле булганча, агымдагы елның 1 гыйнвареннан Россиядә бөтен алкоголь продукциясе күпләп сатып алганда спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм сату бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша уздырыла башлады.
Безнең райондагы ваклап аракы сатуга рөхсәте булган 91 сәүдә ноктасы да ЕГАИС ка кушылдылар. Ә 1 июльдән шәһәр кибетләре бу системага күпләп сатып алынган продукцияне генә түгел, ә халыкка ваклап сатыла торган һәр шешә турында мәгълүмат урнаштырыга тиеш булачак. Бу тәртип безнең район үзәгендәге 22 кибеткә кагыла. Шуларның 16 сы сатыла торган һәр шешәне ЕГАИСка кертә башлады инде. Башкаларга да ашыгырга кирәк.
Фотосы: vikimini.egais12.ru
Нет комментариев