Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балаларны урам йогынтысыннан аралыйк

Жәй көне балаларның хокук тәртибе бозу, төрле күңелсез хәлләргә очрау ихтималы арта.

Уку елы барышында күп вакытларын мәктәптә, спорт секцияләрендә уздырган балалар каникуллар чорында үз ирекләренә куелалар бит. Ата-аналар тарафыннан да тиешле игътибар житенкерәми. Кайберәүләр балигъ булмаган балаларының төнлә кайда йөрүләре белән кызыксынмыйлар хәтта. Ә төнге урамда бихисап күп куркыныч "маҗаралар" сагалый бит балаларыбызны. Өлкәнрәк дусларының тәмәке суырып карарга да, хәмер тәмен татырга тәкъдим итүләре бар. Берәр төрле хокук тәртибе бозуга, җинаятькә тартулары да ихтимал. Балаларны шушы һәм башка күңелсез хәлләрдән аралау максатыннан, районыбызда ел саен "Үсмер" ведомствоара профилактик операциясе үткәрелә. " Күзәтүчесез үсмер" дип аталган беренче этабы төгәлләнде дә инде. Аның нәтиҗәләре белән балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе җаваплы сәркатибе Валерий Токранов таныштырды.

-Исеменнән үк күренгәнчә, операциянең бу этабында төп игътибарны социаль куркыныч хәлдәге, авыр тормыш ситуациясендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга юнәлттек. Бу җәһәттән 5 профилактик рейд үткәрелде. Социаль куркыныч хәлдәге 8 гаиләнең социаль көнкүреш шартлары тикшерелде. Ата-аналар, балалар белән гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында әңгәмәләр үткәрелде,социаль яклау мәсьәләләре буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.
Бүгенге көнгә ведомствоара исәптә социаль куркыныч хәлдәге 8 гаилә бар, аларда 16 бала яши. Күпчелеге исерткеч эчемлекләр куллану сәбәпле, балаларын тиешенчә тәрбияләмәүче ата-аналар. Соңгы рейдлар вакытында тагын бер социаль куркыныч хәлдәге гаиләне ачыкладык. Анда бер кечкенә бала тәрбияләнә.
Операция барышында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, профилактик исәптә торучы балаларның ялын оештыруга зур игътибар бирелде. Районда барлыгы 670 бала, шул исәптән, 18 ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала, 6 инвалид бала, 151 аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче бала, 65 тулы булмаган гаилә баласы, 11 профилактик исәптә торучы бала җәйге ялның төрле формаларына җәлеп ителделәр. 37 балигъ булмаган бала вакытлыча эшкә урнаштырылдылар.
26 майдан 20 июньгә кадәр 500 бала 17 мәктәп яны, 170 бала 9 хезмәт һәм ял лагерында ял иттеләр. Ямаш мәктәбе базасындагы "Сәйлән" стационар сәламәтләндерү лагеренда бер сменада 50 бала сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Барлык мәктәп яны лагерларында, агротехник техникумда, "Акчарлак" приютында полиция хезмәткәрләре белән берлектә сулыкларда, янгын очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында, хокук тәртибе бозуларны кисәтү буенча әңгәмәләр үткәрелде. Медицина хезмәткәрләре тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, наркоманияне профилактикалауга багышланган әңгәмәләр оештырдылар.
Караучысыз, сукбайлыкта йөрүче балаларны прфилактикалау субъектлары 16 тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы ата-ананы яшәү урыннарына барып тикшерделәр. Үсмерләрнең нәрсә белән шөгыльләнүләре, гаиләдә тәрбияләнү шартлары игътибар үзәгенә алынды.
Шунысын зур канәгатьлек белән әйтә алам. Операция барышында балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылу очраклары теркәлмәде. Хәзерге көндә профилактик операциянең «Үсмер-Каникуллар" дигән этабы бара. Ул 21 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Газетага
Илгиз Җамалиев әзерләде.
фото: Novovelichkovskaya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев