Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Балалар иминлеге уртак бурыч

Районда каникуллар вакытында балалар катнашында юл- транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан профилактик чаралар үткәрелде.

Кече яшьтәге мәктәп балалары юл читләрендә хәрәкәтчән уеннар уйнап куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрәләр. Шуңа да балаларны, аеруча башлангыч сыйныф укучыларнын караучысыз урамда йөртергә ярамый. Ата-аналар, абый-апалар, укытучылар даими рәвештә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтеп торырга бурычлылар.
ЮХИДИ инспекторлары балаларын махсус креслоларсыз йөртүче ата-аналарны ачыклау буенча эшчәнлекне көчәйттеләр. Бу кайбер ата-аналарга ошап та бетми инде. Әмма үзләре балаларының иминлеге турында кайгыртмагач инспекторларга катгый чаралар күрергә туры килә шул. Агымдагы елда гына да 178 машина йөртүче балаларын махсус креслосыз йөрткәннәре өчен штрафка тартылдылар.
Тәүлекнең караңгы вакытында балалрның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булу зарур. Тиз караңгыланган көзге көннәрдә бу аеруча мөһим. Югарыда телгә алынган куркынычсызлык кагыйдәләрен каникуллар чорында гына түгел ел әйләнәсе истән чыгармаска, балаларга да искәртеп торырга кирәк. Балаларыбыз иминлеге уртак бурыч бит.
Илгиз Шакирҗанов.
Фото: http://gai-26.narod.ru/parents_files/2mestoivashkinamariya10ashk40.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар