Балалар иминлеге игътибар үзәгендә
17 марттан 31 мартка кадәр республикабыз территориясендә «Язгы каникулар!» профилактик акциясе үткәрелә. Аның төп максаты язгы каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү, профилактикалауга юнәлдерелгән.
Статистика буенча нәкъ менә каникуллар чорында16 яшькә кадәр булган балаларның төрле юл фаҗигаләренә эләгү очраклары арта..
Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда йөрү кагыйдәләре буенча әңгәмәләр үткәрәләр. Акция барышында балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын каптырмыйча йөртүчеләрне ачыклау буенча мәктәпләр, балалар бакчалары яннарында рейдлар оештырыла. Шулай ук «Күренеп тор» (Стань заметнее) акциясе үткәрү дә күздә тотыла. Аның кысаларында балаларга яктылык кайтаргыч браслетлар, фликерлар таратылачак. Юл кагыйдәләрен үтәмәүче, юлны тиешсез урыннарда аркылы чыгучы балаларны ачыклау буенча эшчәнлек тә көчәйтеләчәк.
Әмма, беренче чиратта, ата-аналар балаларының сәламәтлеге, куркынычсызлыгы турында даими кайгыртырга бурычлылар әлбәттә.
Фотосы: www.kopyl.by
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев