Актаныш районында килеп чыккан фаҗига турында язган идек инде.
Бүләк авылы янындагы сулыкта баткан УАЗ машинасында үле килеш табылган җиде егетнең алтысының 24-27 яшьлекләр булуы турында хәбәр иттек.
Яңарак кына җиденче егетнең дә кем булуы ачыклады. Бактың исә, аңарга нибары 18 яшь булган икән. Ул Актанышның үзендә гомер кичергән, дип хәбәр итә "Бизнес-онлайн".
Шунысын да хәбәр итәбез: гәүдәләрнең барысы да Актаныш район хастаханәсенә китерелергә тиеш.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/49626
.jpg)
Нет комментариев