Хәмер капкан килеш руль артына утырган өчен 1нче июльдән яңа закон кертелгән иде.
Аның нигезендә Татарстанда беренче катгый җәза бирелгән. Кайбыч районының бер авылында яшәүче 32 яшьлек ир-атны ЮХИДИ хезмәткәрләре ике тапкыр руль артында исерек килеш тоткарлаган. Машина йөртүче медицина тикшерүе узудан баш тарткан. Суд аны 330 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән. Ир-ат ике елга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм калган.
Нет комментариев