19 яшьлек егет суга чумган һәм батып үлгән
Законлылык һәм хокукый тәрбия

19 яшьлек егет суга чумган һәм батып үлгән

Биектау районында 19 яшьлек егет суга батып үлгән.

Әлеге фаҗига кичә - 20 сентябрь иртәсендә Алат спиртзаводы авылы янындагы күлдә булган. Беренчел фаразлар буенча, 1996 елгы егет иптәшләре белән бераз кәеф-сафа кора һәм су коенырга була. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, аның үле гәүдәсен төштән соң ярдан 60 метрлап ераклыкта водолазлар табып ала.

Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/48939

Фото: http://sntat.ru


суга батып үлгән

Нет комментариев