Татарстанда 29 яшьлек ир-ат 13 яшьлек баланы "яраткан" (+видео)
Түбән Камада 13 яшьлек кыз баланы юлдан яздырган өчен 29 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.
2015 елның мартында ир-ат Кармалы авылында яшәүче 13 яшьлек кыз белән җенси якынлык кыла. Тоткарланучы әйтүенчә, ул әлеге гамәлләрен көч кулланып башкармаган, ә барысы да уртак ризалык белән булган, "хисләр" сәбәпче, имеш. Әмма тикшерү органнары, ир-ат зыян күрүчене алдаган һәм юлдан яздырган, дип фикер йөртә.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Качарга теләгән ир-атны полиция Чистайда тоткарлаган.
Чыганак: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53245
Видео: http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53245
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев