Арчада әтисенең үлеменнән соң бер ир-ат атылып үлгән
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Арчада әтисенең үлеменнән соң бер ир-ат атылып үлгән

Әлеге хәл Арча районы Югары Курса авылында булган. Шул авылда яшәүче, 55 яшен дә тутырмаган Радик Солтанов мылтыктан атылып үлгән.

Радик - гаиләле кеше. Югары белемле. Тумышы белән Казаннан. Гаиләдә бер генә бала булган. Әтисен җирләгәнгә дә әле озак ара үтмәгән. Авылда яшисем килә, дип Казаннан Югары Курсага кайтып төпләнгән, дип яза "Арча хәбәрләре".

Аның заманында колхозда баш инженер булып эшләве дә мәгълүм. Хәзер өйдә булган. Үз хуҗалыгында күпләп терлек, кош-корт асраган. Авыл көтүенә генә дә унлап сыеры чыга торган була. Йорт-җирләре дә төзек, диләр.

Дөрес, соңгы вакытта Радикның салгалап йөрүен күрүчеләр дә булган. Көтү кайткач, күршеләре нишләп малларын кертмиләр икән дип өйләренә керсәләр, Радик инде атылган була.

http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/46605

Фото: omvesti.ru


мылтыктан атылып үлгән

Нет комментариев