Була кайчак шундый вакыт
Шигърият

Була кайчак шундый вакыт

Була кайчак шундый вакыт -

Үз - үзеңнән качасың.

Мәшәкатьтән котылуның

Таба алмый чарасын.

Кайвакытта нык хисләнеп

Югалып тора гәүдәң.

Йолдызларда син очасың,

Соклана барча Галәм!

Ә, кайвакыт җанда бушлык

Тәнеңнең юк бер хәле.

Эленеп калгансың кебек -

Тормышның юк бер яме.

Роберт Шаймарданов.

Балык Бистәсе.


Була кайчак шундый вакыт

Нет комментариев