Законлылык һәм хокукый тәрбия рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе муниципаль районында бөтенрәсәй акциясенең икенче этабы үткәрелә
Балык Бистәсе муниципаль районында 2019 нчы елның 11 нче ноябреннән 22 нче ноябренә кадәр ”Үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!” бөтенрәсәй акциясенең икенче этабы үткәрелә.
-
Руслан Шакирҗанов: «Прокуратураның рейтингы тиешле югарылыкта»
Дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына гражданнарның шәхси яисә коллектив рәвештә гаризалар белән мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге Рәсәй Федерациясе Конституциясендә беркетелгән. Аның үтәлешен тәэмин итү максатында “Рәсәй Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе” дип аталган федераль канун кабул ителде һәм ул әле дә гамәлдә.
-
Балыкбистәлеләр: тозакка эләкмим дисәң истә тот
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе бүлеге район кешеләрен телефон алдакчыларыннан сакланырга киңәш итә. Шалтырау булу яисә хәбәр (смс) килү белән ниндидер карар кабул иткәнче, алдан ныгытып уйлану кирәктер.
-
Урланган сарыклар эзеннән
Бу язмама алынганчы Мәккәгә хаҗ кылган танышымның сөйләгәннәрен искә төшердем. Ул бу ил халкы турында шаккатып, чит кеше әйберенә кагылырга ярамаганлыгы хакындагы канунны бер карусыз үтәгәннәрен хикәяләгән иде. “Хаҗ кылыр алдыннан барыбызга да махсус киемнәр бирделәр. Аларны куяр өчен шкафлар (урыннар) күрсәттеләр. Шкафларның йозакка бикләнмәячәген белгәч нык гаҗәпләндек. Әмма безне: “Кире кайтканда бар әйберләрегез дә урынында булыр, бездә урламыйлар, борчылырга урын юк” дип тынычландырдылар. Чыннан да әйберләребез бар да урынында иде”,- диде ул.
-
Балык Бистәсе районы полиция көндәлегеннән
Узган ел ахырында Сорочьи Горы авылында йортлар басу, каралты-куралардан мал-мөлкәт урлашу очраклары кабатланды. Угрылар караучысыз калган йортның тәрәзәсен алып кереп бензин, электр пилалары, электр насосы һәм башка кыйммәтле инструментларны урлыйлар. Шул рәвешле хуҗага 52 000 сумлык зыян китерәләр.
-
Балык Бистәсендә 71 исерек рульдә эләккән һәм дә 17 кеше юлларда һәлак булган
-
Татарстан фаҗигасе кабатлана: гаиләләре белән 30га якын кеше ашаучылар кулга алынган
Краснодар краенда 1999 елдан бирле кешеләрне урлап, үтереп һәм корбаннарын ашап яшәүче гаилә кулга алынганлыгы турында хәбәр итә Лайф.
-
Инвалидлар ОСАГО полисын ярты бәягә рәсмиләштерә ала
Инвалид үз хокукыннан файдалану өчен башта тулы бәягә полис сатып алырга тиеш.
-
«Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган.
-
Балык Бистәсендә 16 гражданин армия хезмәтеннән качып йөри икән
Күпчелеге 23-24 яшьлек, кем әйтмешли, " типсә тимер өзәрлек" егетләр.
-
Балаларны урам йогынтысыннан аралыйк
Жәй көне балаларның хокук тәртибе бозу, төрле күңелсез хәлләргә очрау ихтималы арта.
-
Татарстанда тәрбияче 3 яшьлек баланы кофта кимәгән өчен кыйнаган
Бу хәл Чаллының бер балалар бакчасында була. Урамга чыгар алдыннан сабый муенлы кофтасын - водолазкасын кия алмаган өчен аның башына тәрбияче ярдәмчесе өч тапкыр суга.
-
15 яшьлек яшүсмерне ток сугып үтергән
Казанның Крутовская урамындагы складка җәйге ял вакытында эшкә урнашкан үсмерне электр тогы сугып үтергән. Бу хакта "Эфир-24" каналы хәбәр итә.
-
Судка мөрәҗәгать итү Балык Бистәсендә генә башка түгел
Кеше үз гомерендә никадәр генә проблемаларны читләтеп үтәргә теләсә дә кайвакыт үз мәнфәгатьләрен суд аша якларга мәҗбүр була.
-
Татарстанда берәү, ачуыннан граната атып, киявен шартлатырга теләгән
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан 61 яшьлек Николай Фединга карата җинаять эшен тикшерү тәмамланган. Ул Россия Җинаять кодексының 105 нче (2 нче өлеше), 30 нчы (3 нче өлеше) маддәләре (куркыныч ысул белән үтерергә җыену); 222 нче маддәнең 1 нче часте (хәрби кирәк-яракларны законсыз саклау) буенча җинаятьләр кылуда...