Руслан Шакирҗанов: «Прокуратураның рейтингы тиешле югарылыкта»
Дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына гражданнарның шәхси яисә коллектив рәвештә гаризалар белән мөрәҗәгать итә алу мөмкинлеге Рәсәй Федерациясе Конституциясендә беркетелгән. Аның үтәлешен тәэмин итү максатында “Рәсәй Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе” дип аталган федераль канун кабул ителде һәм ул әле дә гамәлдә.
Шуңа күрә канун бозу очраклары күрсәтелгән гражданнар һәм юридик затларның мөрәҗәгатьләрен тикшерү һәм аларны чишү, гражданнар хокукларын һәм иреген яклауда прокуратураның мөһим вәкаләтләренә керә.
Район прокуроры Руслан Ринат улы Шакирҗанов белән әңгәмәдә без кемнең ниндирәк сораулар белән ешрак мөрәҗәгать итүләре, аларны тикшерү тәртибе һәм гражданнар ни өчен нәкъ менә прокуратурага килүләре турында сорадык.
- Руслан Ринатович, әйтегез әле сезгә еш мөрәҗәгать итәләрме? Прокуратурага ышаныч бармы?
- Гражданнарның үз хокукларын яклауга әзер булуы һәм аңа омтылулары җәмгыятьнең дәүләт органнарына булган ышанычын күрсәтүче бер билге булып тора. Мөрәҗәгать итүләргә күз салсак прокуратура органнарының рейтингы югары булуын күрәбез әле.
Мөрәҗәгатьләр кискен социаль проблемаларны ача, прокуратура эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләргә булыша. Безгә мөрәҗәгать итәләр икән, димәк ышаналар. Соңгы елларда без аларның саны артуын күзәтәбез.
2019 нчы елның беренче ярты елында гына 100 дән артык мөрәҗәгать керде. Алар барысы да безнең ведомоство тарафыннан каралды һәм әйтергә кирәк һәр өченче мөрәҗәгать нигезле булды. Алар буенча төрле прокурор тикшерүләре узды. Торак, хезмәт һәм җир кануннары бозу, гражданнарның мөрәҗәгатләрен карау вакыты сузылу кебек шикаятьләр белән еш мөрәҗәгать итәләр. Шәхси кабул итүгә 90 нан артык граждан язылды. Кайбер райондашларыбызның закончалылыкны саклауда актив гражданлык карашлары булу куандыра.
- Сезгә күбрәк нинди шикаятьләр белән киләләр?
- Югарыда санап кителгән җитешсезлекләрдән тыш хезмәт хакы түләү буенча сораулар күп. Прокурор чаралары күрелгәннән соң хезмәт хакы тулысынча түләнеп бетте. Шулай ук гражданнарның торак-коммуналь өлкәсендә дә ризасызлыклары күп әле. Нигездә алар торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр, аларның сыйфаты белән килешми. Моннан тыш суд приставлары тарафыннан үз хокукларын дөрес үтәмәү турында хәбәрләр актуаль булып тора. Узган ел бу өлкәдә 20 дән артык гариза килде. Суд карары үтәгәндә суд приставларының канун тарафыннан каралган чикне узып акча тотып калу, тиешле булмаган исәп-хисап счетларындагы акчаларын куллануга тыю кертү.
Мөрәҗәгатьләрнең күбесе җинаять турындагы гаризаларны алуда, теркәүдә каршылык күрсәтү, тикшерү үткәргәндә канун бозулар. Еш кына тикшерүче яки дознаватель эшчәнлеге кире кагыла.
Мисал өчен безнең тарафтан алдан төрле сәбәпләр белән “яшерелгән” 3 җинаять эше теркәлде.
- Белгәнебезчә, прокуратура органнары дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан мөрәҗәгатьләрне карау тәртибен регламентлаган закончалык үтәүне тикшерә. Бу өлкәдә тәртип бозулар бармы?
- Әлбәттә. Моннан тыш прокуратура хезмәткәрләре гражданнар мөрәҗәгатьләрен үзләре тикшереп, башка дәүләт органнарында аны карауны күзәтеп торалар. Прокурор тикшерүләре вакытында вәкәләтле органнарга мөрәҗәгатьләре вакытында вазыфаи затлар тарафыннан федераль канунны бозу, шул исәптән 30 көн эчендә гаржданнарга җавап бирмәү очраклары ачыклана. Еш кына чиновниклар гражданның искәртүен төрле яклап тикшермиләр. Бу өлкәдә җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары иң күп тәртип бозулар ясыйлар.
Мондый очраклар килеп чыкканда гаепле затларга карата административ җаваплылык куллану каралган. Бу категориядәге хокук бозуларга эш кузгату бары тик прокурор карамагында гына.
Узган елда Федераль канунны бозганнары өчен прокурор карары белән 5 вазыйфаи зат - административ, ә прокурор күрсәтмәсе белән 8 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
- Мөрәҗәгатьләрнең күп булуы, аларның тикшерелмичә калуын күрсәтмиме? Гражданнар прокуратурага кабат-кабат язмыйлармы?
- Юк билгеле. Тәҗрибә күрсәткәнчә кабаттан мөрәҗәгать итүчеләр саны бары тик 1 процент тәшкил итә. Кабат мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе җинаять эшләре буенча суд карарлары белән килешмәү. Гариза бирүчеләр нигездә үзләренә карата булган карар белән риза булмаучылар.
- Сезнең эшчәнлектә халык белән тагын нинди формаларда аралашу каралган?
- Республика прокуратурасы сайтында һәм җирле массакүләм мәгълүмат чараларында “кайнар линия”ләр үткәрелү турында хәбәрләр бирелеп бара. Район прокуратурасы тарафыннан агымдагы елда коррупция һәм хезмәт хакы түләмәү мәсьәләләре буенча берничә тапкыр “кайнар линия” уздырылды. Ай саен шәхси эшмәкәрләрне кабул итү көне билгеләнгән.
Шул ук вакытта авыл җирлекләренә барып гражданнарны кабул итү оештыру да киң җәелә бара. Соңгысының әһәмияте зур, чөнки авыл җирлекләрендә яшәүче өлкәннәрнең сәламәтлекләре какшау һәм материаль яктан авырлыклар кичерү сәбәпле район үзәгенә килеп тә җитә алмыйлар.
Болар белән беррәттән Россия Федерациясенең Генераль прокуратура, Татарстан Республикасы прокуратуралары сайтына кереп, өйдән чыкмыйча гына үз хокукларың һәм мәнфәгатьләрең бозу турындагы гаризаны биреп була. Гариза бирү тәртибе дә гадиләште, димәк без дә гражданнар өчен якынайдык. Моның шулай икәнен 2019 елда интернет кабул итү аркылы гаризаларның артуы раслый. Ә алар барлык мөрәҗәгатьләрнең өчтән берен тәшкил итә.
Моннан тыш гражданнарны һәр көнне көн дәвамында шәхси кабул итү оештырылган. Гражданнар, кемнең кем булуына карамастан, үз хокукларын яклау һәм башка төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә алалар.
- Ә прокуратурага гаризаны ана телендә биреп буламы һәм мондый мөрәҗәгатьне тикшерәчәкләрме?
- Әлбәттә. Мондый мөрәҗәгатьләр район прокуратурасына киләләр. Нигездә, рус теленнән тыш мөрәҗәгатьләр татар телендә дә була. Башка телләрдә сирәк. Федераль һәм республика канун чыгаручылары гражданин гаризаны нинди телдә биргән булса җавапны да шул телдә алырга тиешлеген билгеләде. Мәсәлән, гариза Татарстан Республикасында татарча бирелгән икән, татар теле республикада дәүләт теле булу сәбәпле, җавап татарча биреләчәк.
Әгәр дә гариза чит телдә бирелә икән кагыйдәләр буенча ул теркәлгәнче Россия Федерациясе прокуратурасында тәрҗемә ителәчәк.
- Прокуратура органнарының хокук саклау эшчәнлеге күләме искитәрлек. Тик шулай да ни өчен гражданнар адвокатларга (яклаучыларга) мөрәҗәгать итмичә сезгә киләләр?
- Мөрәҗәгатьләрне, гаризаларны кабул итү һәм тикшерү дөрес оештырылган булу сәбәпле прокуратура үз хокукларыңны саклауда иң нәтиҗәле эш органы буларак билгеле.
Әңгәмә ахырында шуны әйтеп үтәсем килә, мөрәҗәгатьне тикшерү ул гариза бирүче белән прокурор хезмәткәре арасында үзара хезмәттәшлек кебек. Гражданнарның кайбер мөрәҗәгатьләрен тикшергәндә, элек билгеле булмаган проблемалар ачыклана һәм аларны чишү өчен алдан ук чаралар күрелә.
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен өйрәнгәндә, алар күтәргән мәсьәләләргә игътибарлылык күрсәтеп прокуратура хезмәткәрләре район тормышында бара торган вакыйгаларны һәрчак күзаллап тора алачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа