Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе районы көрәшчеләре Татарстан беренчеле ярышларында катнаштылар
Күптән түгел Арча шәһәрендә 1998-99 елгы үсмерләр арасында татарча көрәш буенча Татарстан беренчелегенең команда ярышлары булып узды.
-
Яш спортчылар Инсаф Рәхмәтуллин һәм Рушан Хәбибуллин парлы разрядта 3 урынны яуладылар
Күптән түгел Казанның бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" турнирының өченче этабы булып узды. Анда республикабызның 23 районыннан һәм Казан шәһәреннән 270 тән артык яшь спортчы катнашты.
-
Җиңү өчен – 36 миллион сум
Коста-Рика футбол җыелмасын җиңә калса, Россия футболчыларын шуның кадәр акча көтә.
-
Бүген Балык Бистәсе супер-йолдызлары катнашында спорт бәйрәме узды
Районда өлкәннәр ункөнлегенә багышланган күп төрле чаралар үткәрелә. Ә 6 октябрь көнне сәламәт яшәү рәвешен үз иткән өлкәннәребез "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексына җыелдылар. Анда матур бер традициягә әверелгән «Супер-стар» спорт бәйрәме уздырылды.
-
Балык Бистәсе районының яң яшы йөгерүчеләре билгеләнде
Узган шимбә көнне район үзәгендә "Татарстан кроссы-2016" кысаларында массакүләм йөгерү ярышлары булып узды. Бу җитезлек, спорт бәйрәме безнең районда елдан-ел популярлаша бара. Анда мәктәп укучылары, оешма, предприятие эшче-хезмәткәрләре катнаштылар. Стартка барлыгы 400 гә якын кеше чыкты. Ярыш биш яшь категориясендә узды.
-
Казанның "Зенит" командасы бишенче тапкыр волейбол буенча Россия Суперкубогына ия булды
Волейболчылар әлеге трофейны Мәскәү "Динамо"сы белән матчта яулады.
-
Спорт сөюче балыкбистәлеләрне ярышка чакырабыз
24 сентябрь көнне "Татарстан кроссы-2016" кысаларында массакүләм йөгерү ярышлары үткәрелә.
-
Безнең Кирилл өченче
16-18 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә өстәл теннисы буенча ачык турнир булды.
-
Күкиләрнең күкләргә тигән сәгатьләрдә (+фотолар)
Күки халкы үзенчәлекле халык. Бу авыл гомер- гомергә үзенең балта осталары, чана ясаучылары белән үзгә танылып яшәгән төбәк. Хәзерге вакытларда көнкүреше белән күпләргә үрнәк булырлык. Тырыша-тырмаша тормыш алып бара. Каралты- курасын яңарта, дистәләгән хуҗалык абзар тутырып эре мал тота, сөт-ит продукциясен, яшелчәсен, бәйләгән әйберен базарга чыгарып сата, акча керемен тулыландырып...
-
Балык Бистәсе спортчылары “Локомотив” хоккей командасының уенчысын хөрмәтләп хәтерләрендә яңарттылар
Әле шушы көннәрдә генә илебез спорт сөючеләре "Локомотив" хоккей командасының авиафаҗигасына 5 ел булуын искә алдылар.
-
Балыкбистәлеләрнең күкрәгенә - алтын билге
Укучыларны һәм яшүсмерләрне массалы рәвештә физкультура- спортка тарту максатыннан узган уку елында ГТО нормативларын тапшыру планы тормышка ашырыла башлады.
-
Җиңүләрендә рухланган Балык Бистәсе коллективы
Балалар иҗат үзәгендә укучыларның сәләтләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Дәресләре бетүгә бирегә ашкынып торучы балаларны аз очратабыз мени? Ниләр белән генә кызыксынмыйлар, шөгыльләнмиләр алар. Бу турыда балалар иҗат үзәге җитәкчесе Рәйхана Иминева белән әңгәмә оештырдык.
-
Риода Россия спортчыларын түбәнсетәләр
Риода синхрончылар яшәгән йорттан Россия флагын алып атканнар.
-
Балык Бисәсенең "Бәллүр күл”ендә уклар сызгырды (+фото)
Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә "Хрусталь күл" гаилә хуҗалыгы базасында җәядән ату буенча традицион " Хрустальное озеро 3Д" турниры булып узды.
-
Балык Бистәсе районының футбол буенча җыелма командасы вакытыннан алда Татарстан чемпионы булды.
Бүген Лениногорск командасын 2: 0 исәбе белән җиңгәннән соң, балыкбистәлеләр вакытыннан алда 2 нче Лигада Татарстан чемпионы булып танылды.