Яш спортчылар Инсаф Рәхмәтуллин һәм Рушан Хәбибуллин парлы разрядта 3 урынны яуладылар
Күптән түгел Казанның бадминтон үзәгендә "Татарстанның бадминтон өметләре" турнирының өченче этабы булып узды. Анда республикабызның 23 районыннан һәм Казан шәһәреннән 270 тән артык яшь спортчы катнашты.
Әлеге мәртәбәле турнирда безнең район данын Бәтке, Күгәрчен, Корноухово мәктәбе һәм Балык Бистәсе мәктәбе, гимназиясе укучылары яклады.
2007 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында Инсаф Рәхмәтуллин (Бәтке), Рушан Хәбибуллин (Балык Бистәсе гимназиясе) парлы разрядта 3 урынны яуладылар. Ислам Әгъзамов, Рәмис Нәбиуллин (Күгәрчен), Ранил Сөләйманов (Бәтке) 5 урында калдылар.
2005-2006 елгы кызлар арасында Адилә Мингарипова (Күгәрчен) 5 урынны алды.
Ризәлә Хәлилова (Балык Бистәсе 2 мәктәбе), Алинә Зыятдинова, Алсу Динмөхәммәтова, Чулпан Муллаәхмәтова (Күгәрчен) шулай ук уңышлы чыгыш ясап беренче унлыкка керделәр.
Бу уңышларда тренер-укытучылар Рәис Хәлиловның, Марат Хөснетдиновның, Андрей Смолинның да өлеше зур әлбәттә.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев