Балык Бисәсенең "Бәллүр күл”ендә уклар сызгырды (+фото)
Узган шимбә, якшәмбе көннәрендә "Хрусталь күл" гаилә хуҗалыгы базасында җәядән ату буенча традицион " Хрустальное озеро 3Д" турниры булып узды.
Татарстан укчыларының популяр ярышы елдан-ел офыкларын киңәйтә. Быел анда Санкт Петербург, Иваново, Ульяновск, Казан шәһәрләреннән һәм башка регионнардан 50 дән артык спортчы килгән иде. Мәргәннәр бәйгесен Татарстан Республикасы җәядән ату федерациясе һәм "Хрусталь күл" гаилә хуҗалыгы (җитәкчесе Мансур Сабиров) оештырдылар. Ә безнең район командасына "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексы директоры Рәдис Имамов спонсорлык итте.
Спортчылар биш дивизионга бүленеп көч сынаштылар. Безнең тренер Илшат Гыйлемханов җитәкчелегендәге команда "Олимпик" дивизионында чыгыш ясады. Илдар Имамов икенче урынны яулады. Антон Столяров өченче урынны алды. Рәзилә Кәримуллина белән Әмир Бариев та өлкәннәр белән көч сынашып яхшы гына чыгыш ясадылар.
Турнир һәр елдагыча югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ул Идел буе федераль округында җәя ату спортын популярлаштыру, үстерүдә зур роль уйный.
Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев