Җиңүләрендә рухланган Балык Бистәсе коллективы
Балалар иҗат үзәгендә укучыларның сәләтләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр тудырылган. Дәресләре бетүгә бирегә ашкынып торучы балаларны аз очратабыз мени? Ниләр белән генә кызыксынмыйлар, шөгыльләнмиләр алар. Бу турыда балалар иҗат үзәге җитәкчесе Рәйхана Иминева белән әңгәмә оештырдык.
- Рәйхана Габделбәровна быел сездә шөгыльләнүче балаларга нинди бәйгеләрдә катнашырга туры килде?
-Район, республика буенча бәйгеләр һәр елны берничә дистәләгән юнәлештә оештырылып торалар. Быел авто, авиа, судомодельләштерү бәйгеләрендә, "Рәсәй сувенирлары" исемле декоратив эшләр һәм яшь уйлап табучылар күргәзмәсендә, аның концерт программасында, экологик белем һәм тәрбия бирү юнәлешендәге "Эко-перспектива" бәйгесендә, "Яшь турист" интерактив уенында, республикакүләм роботехник олимпиадасында, балалар иҗатын үстерү буенча "Без бергә" республикакүләм фестивалендә катнаштык. Иң куанычлысы, ярышлар нәтиҗәсе буенча безнең район вәкилләре алдынгылар рәтендә булдылар.
-Әлеге ярышларда кайсы мәктәпләр аеруча активлык күрсәтә?
-Барысы да актив дияр идем. Бигрәк тә югары уңышларга ирешкән Олы Елга, Биектау, Шомбыт, Ямаш, Түбән Тегермәнлек, Балыклы Чүкәй, Яңа Арыш, Котлы Бөкәш мәктәпләрен атап үтәр идем. Шулай ук район балалар иҗат үзәгенә, сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр дә җиңүләре белән сөендереп кенә торалар.
-Әлеге бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясаган укучыларны да аерым әйтеп үтик инде?
- Ислам Гыйзетдинов, Камил Шәйхетдинов, Ислам Иминов, Вилдан Гарипов, Алинә Кәримова, Даниф Төхфәтуллин, Диләрә Шәрәфиева, Рәдиф Миннегалиев, Илфар Гилметдинов, Вадим Михайлов, Инсаф Закиров, Ислам Заһидуллин, Ринат Гайфуллиннар- бу укучыларыбыз - йөзек кашларыбыз. Алардан тыш та бик перспективалы, өметле яшьләребез күп. Сүз дә юк, аларны олы мәктәп юлына чыгаручы педагогларга аеруча олы рәхмәтлебез.
Балалар иҗат үзәге һәм авыл мәктәпләрендә алты юнәлеш буенча 108 түгәрәк эшли икән. Туган якны өйрәнү, һәрби-патриот, техник, социаль-педагог, рәсем-эстетик, экология буенча оештырылган юнәлешләр балаларга бик тә ошый. Аларда барлыгы 1515 укучы шөгыльләнә. Төрле бәйгеләрдә катнашып алдынгы урыннарны да алып кайта алар. Үзәккә кагылышлы юнәлешләр эшчәнлеге турында тулырак мәгълуматлы язмабызны сайтыбыздан укый аласыз.
Гөлназ Зарипова.
Фотосы: gradmar.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев