Балык Бистәсе районының яң яшы йөгерүчеләре билгеләнде
Узган шимбә көнне район үзәгендә "Татарстан кроссы-2016" кысаларында массакүләм йөгерү ярышлары булып узды. Бу җитезлек, спорт бәйрәме безнең районда елдан-ел популярлаша бара. Анда мәктәп укучылары, оешма, предприятие эшче-хезмәткәрләре катнаштылар. Стартка барлыгы 400 гә якын кеше чыкты. Ярыш биш яшь категориясендә узды.
14 яшьтән 18 яшькә кадәр кызлар, яшүсмерләр арасында Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе студенты Гүзәл Габдрахманова, Балык Бистәсе икенче мәктәбеннән Никита Столяров беренче килделәр.
19-25 яшьлекләр арасында Идел буе физкультура, спорт һәм туризм академиясе студенты Эмилия Сафиуллина һәм Балык Бистәсеннән Айназ Заһидуллин җиңү яуладылар.
26 яшьтән 40 яшькә кадәр категориядә чыгыш ясаучылар арасында "Дельфин" спорт комплексы хезмәткәре Миләүшә Насыйбуллина, район үзәк больницасыннан Ринат Гыйниятуллин иң җитез булуларын күрсәттеләр.
41 дән 50 яшькә кадәр хатын-кызлар арасында Балык Бистәсе икенче мәктәбе укытучысы Ирина Кузнецовага, ирләр арасында "Дельфин"нан Фәнис Әльмиевкә тиңнәр булмады.
51 яшь һәм өлкәнрәк спорт сөючеләр арасында Олы Кульгадан Сергей Татаринов, Шумководан Фәния Моталлапова финиш сызыгын беренче булып үттеләр.
Призерларга Дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.
Наталья Хәмидуллина.
Фотосы: gov.cap.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев