Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бүген Балык Бистәсе супер-йолдызлары катнашында спорт бәйрәме узды

Районда өлкәннәр ункөнлегенә багышланган күп төрле чаралар үткәрелә. Ә 6 октябрь көнне сәламәт яшәү рәвешен үз иткән өлкәннәребез "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексына җыелдылар. Анда матур бер традициягә әверелгән «Супер-стар» спорт бәйрәме уздырылды.

Конкурсны районыбызга эш визиты белән килгән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова ачты.

Ул өлкәннәрне бәйрәм белән кайнар котлады. Аларга сәламәт булып, балаларын,оныкларын куандырып озак яшәүләрен теләде.

Ярышта нигездә, район мәдәният йорты ветераннарыннан төзелгән "Молодушки-Веселушки" һәм "Дельфин" спорт комплексы каршындагы "Сәламәт бул!" клубына йөрүчеләрне берләштергән "Дуслык", "Көз" командалары көч сынашты.

Оештыручылар берсеннән-берсе кызыклы конкурслар, эстафеталар әзерләгәннәр. "Энә күзе аша" да үттеләр, "агач ат"ка атланып та йөгерештеләр, "крепость та төзеделәр", "тоннель" аша да чыктылар. Әле бер, әле икенче команда өстенлеккә иреште. Бигрәк тә иҗади конкурслар кызыклы булды. Дәртле җырлары белән күңелләренең һаман яшь булуын күрсәттеләр өлкәннәр.

Ярыш булгач, урыннар билгеләү мәслихәт инде. Очколарны чутлагач, "Дуслык" беренчелеккә чыкты. Икенче, өченче урыннарны "Көз" белән "Молодушки-Веселушки" бүлештеләр. Ә миңа калса, җиңелүчеләр булмады да бу конкурста. Язмыш сынаулары үтеп тә күңел көрлеген җуймаган бу ханымнарны бик күп яшьләргә үрнәк итеп куяр идем. Алардан бөркелгән оптимизм, тормышны яратуга сокланып туймаслык. Бу халәтләре залдагы тамашачыларга да күчте булса кирәк.

Илгиз ҖАМАЛИЕВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев