Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Бәләкәч” балалар бакчасында шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган кичә утте
26 нчы апрель көнне "Бәләкәч" балалар бакчасында шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган кичә утте. Балалар туган көнгә буләкләр белән килде. Һәр төркем Г. Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерергә һәм рәсем ясап килергә тиеш иде.
-
Балык - Бистәсе районының мәгариф бүлегендә “Фәнгә беренче адымнар” дип исемле район бәйгесе үткәрелә
Балаларга белем бирүнең Федераль стандартлары буенча районыбызда башлангыч сыйныфларда ук укыту-тәрбия эшчәнлеген кызыклы, мавыктыргыч һәм заманча итеп фәнни нигезгә корып оештыра беләләрен үз күзләрем белән күрмәсәм ышанмас та идем.
-
Балык - Бистәсе районы Зур Мәшләк мәктәбендә матур гадәт дәвам итә
Зур Мәшләк мәктәбендә һәр ел фасылына багышлап рәсем күгәзмәсе үткәрү матур гадәткә әйләнгән. Яз көненә багышлап оештырылган рәсем күргәзмәсендә бүгенгесе көнне ике дистәдән артык рәсемнәр урнаштырылган. Анда1-10 нчы сыйныфлар арасында быел беренче сыйныфлар аеруча актив катнашканнар. Никита Давыдов, ИлсафГайнуллин һәм Денис Маликов кебек яшь рәсем ясаучыларның эшләрен күпләр яратып кабул...
-
Балык Бистәсе агротехникумында “Ачык ишекләр” көне булып узды
Балык Бистәсе агротехникумында "Ачык ишекләр" көне булып узды. Аның максаты уку йортында алып була торган белгечлекләр, уку-укыту процессы, материаль- техник базасы һәм укытучылар белән танышу булып тора.
-
"Йоклама! Башың эшләми!" - 1 класс укучыларына кычкырган Яр Чаллы укытучысын прокуратура тикшерә ( ВИДЕО)
Яр Чаллы прокуратурасы, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков фәрманы буенча, иҗтимагый резонанс тудырган видеоязманы тикшерергә кереште.
-
Балык - Бистәсе районы Котлы Бөкәш “Дуслык” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар кошларга сыерчык оялары куйдылар
Язның көләч, шаян, җылы нурлары һәр көн безне кызыктырып урамга чакыра. Без, балалар белән бергәләп, авылыбызның табигатен күзәтергә, анда ял итәргә бик яратабыз. Табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмыйча, үзебез дә аңа файда китерергә ашкынабыз. Тырыш әтиләребез ярдәме белән сыерчык оялары ясадык. Канатлы дусларыбыз, әйтик, сыерчыклар - нәкъ менә безнең бакчага...
-
Балык - Бистәсе районы Полянка авылының "Салават күпере” балалар бакчасында көндә бәйрәм
Апрель ае безнең өчен Тукай туган көн булуы белән кадерле. Полянка авылы "Салават күпере" балалар бакчасында да әлеге бәйрәм ел саен зурлап билгеләп үтелә. Ә быел, Экология елы буларак, аны үзенчәлерәк итеп уздырдык.
-
Яңа Арыш мәктәбенең Энҗесе-Энҗеләрнең дә Энҗесе
Яңа Арыш урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Галимова Энҗе үзенең уңышлары белән шаккатырып кына тора.
-
Балыкбистәлеләр Чистай шәһәрендә «Без Бергэ» балалар халык иҗаты республика фестиваль-конкурсында каташтылар
15 нче апрельдә Чистай шәһәрендә «Без Бергэ» балалар халык иҗаты республика фестиваль-конкурсы булып узды. Фестиваль 6 номинация үтте. Анда Балык Бистәсе районы укучылары да катнашты. 1. Каримова Алина- МБОУ «Ямашевская ООШ» (Худ-ное чтение средняя группа) рук. Мубаракшина Д.И 2. Каримова Сюмбуль- МБОУ «Ямашевская ООШ» (Худ-ное чтение младшаяя группа) рук. Мубаракшина...
-
Югары Тегермәнлек мәктәбендә чараларның ниндиен генә уйлап тапмыйлар( фоторепортаж)
Чараларның чираттагысына авыл, мәктәп язмышы белән бәйле сигез кунак чакырылган иде.
-
Балык Бистәсе Олы Елга авылы "Умырзая" балалар бакчасында өмә узган
Авыл җирлекләрен һәм торак пунктларны язгы чистарту, тәртипкә китерү буенча игълан ителгән икеайлык кысаларында Олы Елга "Умырзая" балалар бакчасы колективы да үзенең лаеклы өлешен кертте.
-
Балык Бистәсе гимназиясе балалары - "Бәләкәч"тә осталыкларын күрсәткәннәр"
Балык Бистәсе гимназиясендә балаларны мәдәни яктан тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Дәресләрдән тыш вакытта һәм озынайтылган көн төркеме дәресләрендә алар җыр, рәсем ясау, сәнгатьле сүз осталыгы, театр сәнгате белән шөгыльләнәләр.
-
Балык Бистәсе районы Күгәрчен һәм Яңа Арыш мәктәпләре укучылары зур җиңү белән кайттылар
"Ильхам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнашып, Күгәрчен урта мәктәбе укучылары Энже Хайруллина (11 сыйныйф) үзенен язган әсәре белән "Яшь прозаик" номинациясендә, Самат Миңнеханов (5 сыйныф) "Яшь журналист" номинациясендә 1 нче дәрәжәле Дипломга лаек булдылар. Бу бәйгегә аларны татаре теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Закирова әзерләгән. Яңа Арыш мәктәбеннән Энже Галимова...
-
“Яшь Алмашка”-Балык Бистәсе Югары Тегермәнлек мәктәбе укучысына тапшырылачак грант
Җәмәгать эшлеклесе, язучы, матбугат ветераны Рахман Шәфигуллин шундый грант-бүләк булдырды. Ул 26 апрельда, Габдулла Тукай туган көненә, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек-Тимерлек урта мәктәбе укучысына тапшырылачак.
-
Балалар туклануын тикшергәч, Татарстанда кайбер мәктәп директорлары эштән җибәрелгән
Татьяна Ларионова сүзләренчә, ата-аналардан мәгариф оешмаларындагы туклану сыйфаты буенча бик күп шикаять кабул ителгән.