Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яңа Арыш урта мәктәбе укучылары җиңүче дип табылды
"Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары Нәзил Нуриев (1 сыйныф) җиңүче дип табылды. Диләрә Миннәхмәтова (2 сыйныф) , Язгөлем Гатиятуллина (3 сыйныф) - 2 урында.
-
Балык Бистәсе балалар иҗат мәктәбе чыгарылыш укучылары "Син безгә бик кадерле " дип саубуллаштылар
Балык Бистәсендә Балалар иҗат мәктәбендә чыгарылыш кичшсе булып узды. Кызар һәм малайлар, яшьүсмерләр музыкаль, рәсем ясау, хореография һәм театр бүлекләрен тәмамлаганлыкларына таныклыклар алдылар. - Безнең мәктәбебездә белем алган укучылар креатив һәм аермалы. Башкалардан үзләренең яхшы үрнәкләре белән аерылып торып көндәлектә ныклап үз өстеңдә эшләп зур уңышларга ирешәләр. Ике мәктәптә бервакытта...
-
Бүген Балык Бистәсе Мәдәният йортында талантлы укучыларны, аларның укытучыларын, ата–аналарны хөрмәтләү тантанасы булды.
Бүген Балык Бистәсе Мәдәният йортында "Йолдызлар парады"-Бөтенроссия, республика фән олимпиадаларында, төрле конкурсларда, фестивальләрдә җиңгән, призлы урыннар яулаган талантлы укучыларны, аларны әзерләгән укытучыларны, ата-аналарны хөрмәтләү тантанасы булды. Анда район башлыгы Илһам Валиев катнашты, иң лаеклыларга үзенең премияләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды. (Тулырак газетабызның киләсе саннарында укырсыз) Илгиз Җамалиев.
-
Балык Бистәсе Котлы Бөкәш мәктәбендә яшь мөгаллимнәр аралашканнар
Узган атнада Котлы Бөкәш урта мәктәбе базасында Балык Бистәсе, Лаеш, Теләче, Саба, Мамадыш районнары яшь педагогларының семинары булып узды.
-
Балык - Бистәсе район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков котлауы
Хөрмәтле эзтабарлар, дәвамчылар һәм остазлар!
-
Тиздән Балык Бистәсе укучылары имтиханнар бирә башлый
Бүгенгесе көнне районыбыз мәктәпләрендә барысы 2280 укучы белем ала. Ә чыгарылыш сыйныфларга 342 укучы туры килә. Аларның 93е 11 нче сыйныфны, ә калган 249 ы 9 сыйныфны тәмамлый. фотоtv7.md
-
Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш урта мәктәбендә яшь педагоглар семинары булып узды
Балык Бистәсенең Котлы Бөкәш урта мәктәбендә яшь педагоглар семинары булып узды
-
Балык - Бистәсенең агротехникумында тагын имтихан
Район агротехникумында шушы көннәрдә генә 13 егет квадрацикл һәм кар мотоциклы белән идарә итү өчен таныклык алу максатыннан имтихан тапшырдылар. Дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы Ленар Гыймаевның сүзләренә караганда, алар барысы да яхшы әзерлек белән килгәннәр һәм югары билге алганнар. Быел имтихан тапшыра алмаучылар булмаган. Автор Идрис Аметов. фотоgood-story.net
-
Күгәрчен урта мәктәбенең укучысы Ләйсән Нәбиуллина: бабамның юлы данлыклы
Сугыш ... Шундый гади дә, катлаулы да сүз. Сугыш диюгә, күз алдына "әти" сүзен әле әйтергә дә өлгермәгән ятим балалар,төн йокыларын йокламыйча эшләгән тол хатыннар,ватаныбыз өчен үзләрен жәлләмәгән кыю йөрәкле яшь солдатлар килә. Сугыш сүзен ишетүгә, ул чорда яшәгән әби -бабайларның күзләренә яшь бөртекләре күренә. Һәрберсенең йөрәгендә тирән яра ята.
-
Балык - Бистәсе районында бәйгегә йомгак ясалды
Әле шушы көннәрдә генә экология елы кысаларында "Радуга талантов"исемле район бәйгесенә йомгак ясалды. Анда районыбызның 23 мәктәбеннән башлангыч сыйныфларда укучы 58 баланың эшләре кабул ителгән. Комиссиядәгеләрнең әйтүенә караганда, конкурсантлар барысы да ныклап әзерләнгәннәр. Шуңа иң яхшыларын сайлап алуы да кыен булган. Бәйгедә Биектау мәктәбеннән Самирә Бакирова белән Ямаштан Сөмбел Кәримова...
-
Балык Бистәсе агротехникумында «Ачык ишекләр көне» булып узды
Балык Бистәсе агротехникумында «Ачык ишекләр көне» булып узды. Аның максаты уку йортында алып була торган белгечлекләр, уку-укыту процессы, материаль-техник базасы һәм укытучылар белән танышу булып тора.
-
Балык Бистәсе районы Биектау мәктәбендә Тукай бәйрәме (ФОТО)
Без - татарлар, туган телебез - татар теле.Татар теле тугач та,иң газиз кешеңнән ишетә башлаган,күп гасырлык тарихы булган , 7 миллион халык сөйләшкән,чит илләрдә дә өйрәнелә торган, бүгенге көндә җитлеккән , камилләшкән , теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган , иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән , сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән...
-
Балык - Бистәсе районы Зур Мәшләк мәктәп балалары тузган торакларны ремонтлыйлар
Зур Мәшләк мәктәбендә быел укучы балалар кошларның тузган торакларына ремонт үткәргәннәр. Укучылар көче белән мәктәп тирәсендә урнаштырылган барлык кош оялары да капиталь ремонтланган. Әлбәттә инде 30 яңа сыерчык оясын урнаштырырга да өлгергәннәр. Кыш айларында укучы балалар мәктәп бакчасында канатлы дуслары өчен ашханә эшчәнлеген дә туктатмаганнар. Идрис Аметов. Фотоkaluga-gov.ru
-
Балык Бистәсендә балачак һәм спорт бәйрәме узды
27 нче апрель көнне "Дельфин" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның спартакиадасы булып узды. Район мәгариф бүлеге башлыгы башлангычында үткәрелгән әлеге чара бик оешкан төстә һәм югары дәрәҗәдә үтте.
-
Балык Бистәсе районы “Йолдыз” балалар бакчасында бөек Тукай коне!
Кыш бабайның чәчләре кар сулары булып аккан чакта, зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта, шаулап-гөрләп яз ае апрель килгәндә, безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. Нәк менә шул көндә, 26 апрельдә, "Йолдыз" балалар бакчасында зур, матур бәйрәм үтте.