Язның көләч, шаян, җылы нурлары һәр көн безне кызыктырып урамга чакыра. Без, балалар белән бергәләп, авылыбызның табигатен күзәтергә, анда ял итәргә бик яратабыз. Табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмыйча, үзебез дә аңа файда китерергә ашкынабыз. Тырыш әтиләребез ярдәме белән сыерчык оялары ясадык. Канатлы дусларыбыз, әйтик, сыерчыклар - нәкъ менә безнең бакчага...
Язның көләч, шаян, җылы нурлары һәр көн безне кызыктырып урамга чакыра. Без, балалар белән бергәләп, авылыбызның табигатен күзәтергә, анда ял итәргә бик яратабыз. Табигатьнең матурлыгына сокланып кына калмыйча, үзебез дә аңа файда китерергә ашкынабыз. Тырыш әтиләребез ярдәме белән сыерчык оялары ясадык. Канатлы дусларыбыз, әйтик, сыерчыклар - нәкъ менә безнең бакчага кайтып урнашалар икән, бу бердән, күңелгә рәхәт, балалар өчен шатлык, икенчедән, файдалы да, чөнки кошлар бакчадагы зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәшүчеләр бит алар. Иң яхшы дип табылган оя ясаучыларны китаплар белән бүләкләдек. Тиздән, бик тиздән туган ягыбызга кайткан сыерчыклар без ясаган ояларда бала чыгарыр, тирә-як "чүт-чүт" итеп сайраган дәртле авазларга күмелер.
Лилия Шаһиева,
Котлы Бөкәш "Дуслык"
балалар бакчасы тәрбиячесе.
Нет комментариев