“Яшь Алмашка”-Балык Бистәсе Югары Тегермәнлек мәктәбе укучысына тапшырылачак грант
Җәмәгать эшлеклесе, язучы, матбугат ветераны Рахман Шәфигуллин шундый грант-бүләк булдырды. Ул 26 апрельда, Габдулла Тукай туган көненә, Балык Бистәсе районы Югары Тегермәнлек-Тимерлек урта мәктәбе укучысына тапшырылачак.
"Милләтебезнең киләчәге барлык яктан камил булып үскән, зирәк, акыллы, белемле яшьләргә бәйле. Өлкән буынга алмашка килүчеләр бүген яхшы укырга, татар телен, тарихын белергә, хезмәткә чыныгып үсәргә тиешләр. Фәкать шушы сыйфатларга хас булган егет-кызларыбыз гына иманлы шәхесләр булып үсеп милләтебезнең яшәешен тәэмин итәрләр дигән ышаныч белдерәм", -диде якташыбыз.
Хәбрахман-Рахман Галимулла улы Шәфигуллин Югары Тегермәнлек авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген Воркута шәһәрендә башлап җибәрә. Кичке урта мәктәптә укый. Спорт белән шөгыльләнә. Ул классик көрәш буенча шәһәр-республика чемпионы. Армия сафларында сапер, хәрби корреспондент булып хезмәт итә. Ленинградта Югары белем ала. 40 ел Чаллыда хезмәт куя. 1992 нче елны Чаллы-ТВны оештыра һәм анда җитәкчелек итә. Шәһәр Советы департаменты, шәһәр эчке эшләр идарә җәмәгать Советы рәисе, журналистлар бүлеге җитәкчесе.
2014 елдан Татарстан язучылар берлеге әһеле. 3 китап авторы. Хезмәттәге батырлык бары сигез медаль медаль белән бүләкләнгән. Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллының мактаулы Гражданы, Камаз төзелеше ударнигы.
Илфар Габдрахманов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев