Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык - Бистәсе районы Полянка авылының "Салават күпере” балалар бакчасында көндә бәйрәм

Апрель ае безнең өчен Тукай туган көн булуы белән кадерле. Полянка авылы "Салават күпере" балалар бакчасында да әлеге бәйрәм ел саен зурлап билгеләп үтелә. Ә быел, Экология елы буларак, аны үзенчәлерәк итеп уздырдык.

Тукайның авылны, табигатьне яратуы шигырьләрендә дә чагылыш тапкан. Аның "Туган авылым", "Карлыгач", "Сабыйга", "Бала белән Күбәләк" шигырьләрен, "Су анасы", "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле" әкиятләрен кем генә белми икән?! Без дә аны балаларга тәрбияви дәрес итеп файдаланабыз. Чөнки аларның асылында табигатьне саклау, ярату ята.

Бәйрәмебезгә дә әкият персонажлары Шүрәле, Су кызы чакырылды. Шүрәле-урман хуҗасы. Ул табигатьне явызлардан, усаллардан саклый. Агачларны сындырган, чәчәкләрне өзгән, кош ояларын туздырган малайларны үзенең серле таягы белән куркыта, сорауларына дөрес җавап биргән очракта гына балаларны гафу итәчәген белдерә. Балаларга шулчак тәрбияче апалары ярдәмгә килде. Аларның кыш көне кошлар өчен җимлек ясаганнарын, аларны ашатканнарын, урман-елга буйларында үзләрен ничек тотарга кирәклеген белүләре хакында әйтте. Балалар да Шүрәленең табышмакларына дөрес итеп җавап бирделәр. Су кызын да чишмә, елга тирәләрен төрле чүп-чарлардан чистартып коткарып калдылар. Әнә шулай ике арада дуслык күпере салынды. Бергәләп "Бала белән Күбәләк" җырын, "Гөлбану" уеннарын башкардылар. Бәйрәме татар халкының гимнына әверелгән Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.

Иделия Мәхмүтова,

татар телен өйрәтү буенча тәрбияче.

фотоclassifieds24.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев