Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Көн кадагы күз уңында

Татарстанда гражданнарны кабул итү буенча "Бердәм көн"нәрнең гамәлгә керүенә дә инде 16 ел вакыт үтеп бара. Шул дәвер эчендә кабул ителүләрдә хәл ителгән мәсьәләләргә күз салсак, бу чараның нинди зур әһәмияткә ия булуын аңлавы кыен түгел.

Халык мәнфәгате өчен эшләүче икенче актуаль проектларның берсе - ул «Халык контроле" проекты. Дәүләт хезмәт күрсәтү порталында барлыкка килгән мәгълүмати система бүгенге көндә халыкка дәүләт, ведомство, министрлыклар җитәкчеләре белән он-лайн режимында аралашу мөмкинлеге тудырды. Меңләгән кешеләр бу системадан файдаланып, министрга, төрле дәрәҗәдәге депутатка, я булмаса Президентка турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин булганлыгына инандылар. Рәсми чыганаклардан билгеле булганча, соңгы 4 елда гына әлеге сайтка 78 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, шуның 61 меңнән артыгы вакытында уңай чишелеш тапкан.

Инде үзебезнең район җирлеге мисалында бу кабул итүләргә бәйле хезмәткәрләрнең кайбер фикерләренә колак салып үтик.
- Районыбызда һәр атнаның сишәмбесендә район башлыгы Илһам Валеев, район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин тарафыннан гражданнарны кабул итү оештырылып килә. Бу ел башыннан алар кабул ителүендә 104 балыкбистәленең гозере теркәлде. Бер генә мөрәҗәгать итүченең дә соравы җавапсыз калганы юк, - ди район Советы аппараты җитәкчесе Рафаэль Исмәгыйлов.
Районыбыз сайлаучылары белән бәйле булган Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богусловский, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Альберт Фәхретдинов, Дмитрий Самаренкин, Михаил Сыровацкий һәрдаим кабул итүләр оештырып торалар. Берничә дистәләгән мөһим мәсьәлә, проблемаларны хәл итүдә ярдәм иткәннәре өчен район халкы бик рәхмәтле аларга. Бу хакта редакциябезгә рәхмәт хатлары агылып кына тора.
- Соңгы биш елда югары дәрәҗә депутатларыбыз тарафыннан ике йөздән артык кеше кабул ителде. Нигездә, мөрәҗәгать итүчеләрнең гозере социаль мәсьәләләргә кагылышлы. Депутатлар бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибардан читтә калдырмыйлар. Алар ярдәме белән күпме һәйкәл, обелисклар яңартылды, социаль мохтаҗларның, авыруларның үтенече хәл ителде, спорт чараларына старт бирелде,- ди " Бердәм Россия" партиясенең район буенча халыкны кабул итү җитәкчесе Илшат Кәримуллин.
- Безнең депутатларыбыз искиткечләр. Безнең иҗади коллектив аеруча Михаил Сыровацкий белән дустанә мөнәсәбәттә яши, аның белән хезмәттәшлек итәбез. Ул балалар тормышы, аларның проблемалары өчен янып-көеп йөри, аларның иҗаты белән кызыксынып тора, иҗат коллективларына үсәргә ярдәм итә,-дип сүзгә кушылды Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбе директоры Елена Фәсхетдинова.
"Халык контроле" системасына балыкбистәлеләрдән дә еш булмаса да мөрәҗәгатьләр кергәли икән. Бу хакта безгә район башкарма комитетының оештыру бүлеге җитәкчесе Светлана Шелкова җиткерде.
- Әлеге система эшли башлаганнан бирле (2012 елдан) 56 балыкбистәледән хәбәр алынган. Нигездә, алар, авылларда юллар, күперләр төзү, төзекләндерү, социаль мәсьәләләргә кагылышлылар. Мөрәҗәгатьләрнең 70 проценттан артыгы уңай хәл ителде,- диде ул.
Моннан тыш, бердәмрәсәйлеләр башлангычында халыкка бушлай консультация көннәре оештыру да бик популярлык казанды. Ул көннәрдә районыбызның юристлары (авт. еш кына республика ведомстволарының юристлары да килә) гражданнарны бушлай кабул итәләр, үзләренең киңәшләрен бирәләр.
Кыскасы, бердәмрәсәйлеләрнең көн кадагындагы мәсьәләләрне үз сәгатендә уртага салып сөйләшүе, бердәм хәл итәргә алынуы «Халык өчен!» шигаренә бик туры килеп тора кебек.
Вазыйх Фатыйхов.
Фотосы: top55.info

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев