Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мөхәррир сүзе

Халык өчен хәрәкәт, китерәдер бәрәкәт (фотолар)

Соңгы елларда "Бердәм Россия" партиясе Татарстан бүлеге башлангычында халык ихтыяҗыннан чыгып кылынган гамәлләр кайсы буын кешеләрен генә сөендерми икән.

Нинди генә социаль юнәлешне алмыйк, күпме мөһим партия проектларының тормышка ашырылуын күрәбез, әле тагын күпмесе көн кадагына куелган. Татарстан буенча, шул исәптән районыбызда да "Кадерле безнең ветеран", "Мәктәпкә барырга ярдәм ит", "Әни киңәшләре", "Физкультура-сәламәтләндерү комплекслары төзү", " Балаларга - балалар бакчалары", " Яшәү сыйфаты - сәламәтлек"," Авыл клублары", "Балалар спорты" кебек бик мөһим проектлар тормышыбызда зур мөмкинлекләр ачалар, яшәешебезгә яңа сулыш бирәләр.
-Соңгы елларда районыбызда дистәләгән социаль проектлар буенча төзү, ремонт, яңарту эшләре алып барабыз.Үзәктән һәм республикабыздан ел саен берничә балалар бакчасын, мәктәп, фельдшер- акушерлык пунктын, хастаханәне һәм башка социаль объектны ремонтлау, җиһазлау өчен акча бүлеп бирелә. Узган ел республикабыз Президенты тарафыннан хупланган, якланган проектлар кысаларында 80 урынга балалар бакчасы, 350 урынга мәдәният үзәген сафка бастыра алдык. Алты фельдшер-акушерлык пунктын, хастаханәнең балалар консультациясен, Котлы Бөкәш амбулаториясен ремонтладык. Мәктәпләрдә реконструкция уздырып 70 балага бакчалар ачтык. Ике җирлектә яңа модульле ФАП торгыздык. Сафка баскан, яңартылган объектлар исемлеген әле дәвам итәргә булыр иде. Республикабыздагы, районыбыздагы әлеге колачлы төзелешләр, яңартуларны Президентыбыз, хөкүмәтебез һәм дә район җитәкчелегенең зирәк сәясәте нәтиҗәсе буларак кабул итү кирәктер, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, инфраструктура үсеше буенча урынбасары Данис Низамов.
Чыннан да, кайсы гына авылга барып чыкмыйк, халыкка хезмәт күрсәтүче структураларга күз салыйк, республикакүләм әһәмиятле проектлар үзләренең бәһассез зур әһәмияткә ия булуларын раслый киләләр.
- Республикабызның башка регионнарга караганда күпкә алдан атлавын чит җирләргә аяк баскач бигрәк тә тиз абайлыйсың.Үзебезнең район җирлегендә генә дә соңгы елларда күпме үзгәрешләр кичердек. Дәүләт, республикабыз тарафыннан расланган актуаль проектлар безгә хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен шактый югары баскычка күтәрү мөмкинлеге бирделәр. Ел саен ике-өч авылга яңа модульле ФАП лар төзеп куябыз. Быел да Түбән Тегермәнлек белән Полянка авыллары халкын шатландырачакбыз. Халкыбызны борчып килгән тагын бер проблема якын вакытта хәл ителәчәк, ул да булса яңа патологоанатомия бүлеге өчен бина торгызуга керештек. Аннан килә, Котлы Бөкәш зонасы М-7 трассасында 10 миллион сумлык вертолет төшү мәйданчыгын төзү башланды. Район җитәкчелеге үзәк хастаханә территориясен төзекләндерүгә алынды. Кыскасы, республика, район җитәкчелегенең акыллы адымнары безнең тармакка да көнләп-сәгатьләп матур үзгәрешләр өсти. Ә бу безнең өчен өстәмә эш стимулы, - диде районның баш табибы Мансур Китаев.
Хастаханә дигәннән, редакциябезгә хастаханәнең сугыш һәм тыл ветераннары өчен булдырылган махсус палаталарында тудырылган шартларга зур канәгатьлек белдереп язган хатларны бик еш алып торабыз. Игътибар итсәк бу проектка да "Бердәм Россия" тарафдарлары хәер-фатыйха биргән иде бит.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан иткән "Татарстан Республикасында су тыюлыкларын саклау" елында Кама буен төзекләндерү өчен районыбызга 27 миллион сум акча бүлеп бирелде. Хәзерге вакытта яр буенда "кызу урак өсте". Район башлыгы Илһам Валеевның биредә атна саен планлаштыру үткәреп торуы да эшләрне тизләтү өчен олы этәргеч булып тора. Тиздән, бик тиздән балыкбистәлеләр өчен "җәннәт почмагы" булыр бу урын. Әйтергә кирәк, бүген шактый изге проектлар хәрәкәттә, юнәлгәннәр халык өчен бәрәкәткә.
Бүгенге көндә "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге 30 партия проектын тормышка ашыра. Аның 23 е федераль, 9 ы региональ проектлар. Республикабыз проектлары, нигездә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов стратегиясен тормышка ашыруга юнәлдерелгән. Аларның асылында халыкны социаль яклау, аның яшәү дәрәҗәсен яхшырту, шул максатларда регионда сәламәтлек, мәгариф, җәмәгать институтларын үстерү кебек юнәлешләр - көнүзәк бурычлар булып торалар.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев