Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мөхәррир сүзе

Балык Бистәсе җирлегендәге быелгы бәхет гөлләре кемнәр бакчасын бизәде?

Район күләмендә быел да 20 якын федераль һәм республикакүләм Программа кысаларында төзү, яңарту эшләре алып барылды.

Ел азагына чаклы район үзәгендә, авыл җирлекләрендә 30 якын социаль обьект яңа хәер- фатыйхада ишекләрен ачарга тиеш иде. Шунысы сөенечле, ремонт , яңарыш барган обьектларны төзүчеләр инде тапшырырга да өлгерделәр. Әйтиек, 3 күпкатлы йортта, район ветеринария, авыл хуҗалыгы идарәсе, 3 авыл җирлеге бинасында, " Березка" балалар бакчасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Бүгенге көндә Котлы Бөкәш авылы мәдәният йортында ремонт эшләре тәмамланып килә. Район үзәк хастаханәсендә зур яңарту эшләре башкарылды. Биредә күптәннән көтелгән тагын бер обьект- патолого-анатомия бүлеге бинасы торгызыла башлады. Аның сафка басуы балыкбистәлеләрне зур мәшәкатләрдән азат итәр дигән ышаныч бар. Якын көннәрдә Күки авылында бер һәм район үзәгендә ике заманча спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылачак. Моның белән аларның саны унга җитә. Модульле фельдшер-акушерлык пунклары төзү буенча да мактанырлыгыбыз бар-Түбән Тегермәнлектәгесе файдалануга бирелсә( авт.: инде бина төзелеп беткән), аларның да саны тугызга җитәчәк. Республикабыз сувернитет бәйрәмен тантана иткән көннәрдә районыбыз халкы да олы сөенечләр кичерде. Газетабызның үткән саннарында язылганча, Кама яры буе масштаблы үзгәрешләре, яңарышлары белән күпләрне сокландырды. Моны бер тапкыр булса да үз күзләрең белән килеп күрү мәслихәттер.Бу урын кыска вакыт эчендэ бистәлеләрнең иң яраткан урынына әверелде.. Шул көннәрдә Полянка авылында республикабызның зур кунаклары катнашында фельдшер- акушерлык пункты ачылды. Аннан , Тәберде Чаллысы авылы җирлегендә ООО" КСМУ"( җитәкчеләре Миннәхмәт Шәрипов) төзүчеләре 50 урынлык мәдәният йортының ачкычын хуҗаларына тапшырдылар. Әлеге вакыйгалардан фоторепортажлар белән газетабызның сайтыннан таныша аласыз.

Якын вакытларда Шиланка, Тулуш авылы халкын матур вакыйгалар көтә. Бу авылларга асфальт юлдан гына килү мөмкинлеге туарга санаулы сәгатьләр генә калып бара. Гомумән алганда, быел район үзәгендә, авыл җирлекләрендә 8 километр озынлыкта юлларга асфальт һәм каты катлам түшәлде.

Хәзерге вакытта район җитәкчелеге киләсе ел дәүләт Программаларына эләгү максатында янып йөри. Бәхет кемнәр өлешенә тияр, монысын инде вакыт күрсәтер.

Вазыйх Фатыйхов.

Фотосы редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев