Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Профессиональ осталыкларын күрсәттеләр

2022 елның 18-19 февралендә Балык Бистәсе муниципаль районы Татарстан Республикасының Спас районыннан иң төп педагогик «Россия ел укытучысы» конкурсы эстафетасын кабул итте.  Ике көн дәвамында  Балык Бистәсе агротехника техникумы  базасында  зона этабында республиканың биш муниципаль районы җиңүчеләре көч сынашты.

Конкурс – ул һәрвакыт дулкынлану, иҗади дәрт һәм илһам. Конкурс сынаулары – осталыкта ярышу гына түгел, бу безнең уртак эшебезгә – мәгариф системасын камилләштерү эшенә катнашуны аңлау да. Укытучыларның һөнәри осталыгын Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре, Мәгарифне үстерү институты белгечләре, узган еллардагы конкурс җиңүчеләре булган укытучылар бәяләде. 2022 елның мартында Казанда төбәк этабында катнашу өчен барлыгы 9 зона конкурслары узачак.  Төбәк этабына «Ел укытучысы» номинациясенә – 40, «Педагогик дебют» номинациясенә -25 укытучы сайлап алыначак. Көчлеләргә җиңүләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса