Мәңге яшь бул, Балык Бистәсе!
Балык Бистәсенең горурланып хәтер яңартырлык үткәне бар. Узган атнаны районның 95 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәм кичәсендә аның бай тарихы барланды.
Нинди җирләр, илләр гизеп кайда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Шуңа да халкым торган җирен – көмешкә, туган җирен алтынга тиңләгән.